Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аракы сатучылар турында хәбәр итсәң – акча бирәләр

Легаль булмаган аракы сатучылар турында «Халык контроле» дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәр итүчеләргә акчалата премия вәгъдә итәләр.

Моның өчен ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтында теркәлергә һәм «Сәүдә кагыйдәләрен бозу», «Җәмәгать туклануы», «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияләрне законсыз рәвештә җитештерү һәм әйләнешкә кертү» категорияләре буенча хәбәр җибәрергә кирәк. Картада проблемалы территорияне билгеләргә, сәүдә объектының фотографиясен куярга кирәк. Һәр заявканы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тикшерә. Хокук бозу факты дөрес булган очракта хәбәр җибәрүчегә 1000 сумнан башлап 3000 сумга кадәр акча түләнә. Интернеты булмаган гражданнар 71-43-03 телефоны буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев