3 апрель 2017 яңалыклары
-
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшеннән китте
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министрының үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.
-
Тукай районында “Яз гүзәле“ фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген "Якты юл" газетасы редакциясендә "Яз гүзәле" фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Ай дәвамында 14 конкурсантыбыз - газета укучыларыбыз конкурсның гүзәле дигән исем һәм төп бүләк - чәй сервизы өчен тавыш җыйдылар. "Яз гүзәле" дип Круглое Поле поселогыннан Айгүзәл Нуриева танылды. Кызыксындыру бүләкләренә Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова, Теләнче Тамактан...
-
«Йорты янган» «Апас» кешесе Тукай районы Иске Дөреш авылында яшәүчеләрдән акча җыйган
«Якшәмбе көнне сәгать көндезге 3ләр тирәсендә 45-50 яшьләрдәге ир кеше Иске Дөреш авылы буйлап, өйләргә кереп, акча сорап йөрде, - дип шалтыратты безгә фамилиясен редакция өчен генә дип белдергән ир-ат. - Ул үзен Апас районыннан дип таныштырды. Акча җыюының сәбәбен йортының януы, урамда бернәрсәсез калуы белән аңлатты. Кемнәрдер 100, 200...
-
Синоптиклар бу атнада җәй җитә дип фаразлый
Россия үзәгендә атна башында яңгырлар көтелә һәм төнлә салкын була. Атнаның икенче яртысында температура төнлә дә уңай булачак. Синоптиклар бу атнада һава температурасының сизелерлек югары күтәреләчәген җиткерә. Җылыту дәвам итә, ул кайдадыр яңгырлар, кайдадыр буран белән бергә бара, дип җиткерә "Российская газета" Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама...
-
Җырчы Илмира Нәгыймова хастаханәгә эләккән?
Татар эстрадасы җырчысы Илмира Нәгыймова суык тидереп хастаханәгә эләккән. Җырчыны 80 яшьлек әбиләр белән бер палатага салганнар. Илмира моңа көенгәнме, әллә сөенгәнме? - ОРВИ, грипп белән хастаханәдә ятам. Күршеләрдән уңдым: сиксәндәге ике әби әле дә 18 яшьлек кызлар кебек позитив. Температурам 40 булса да, кәефне күтәрәләр, алар белән мин дә...