1 октябрь 2017 яңалыклары
-
Яңа поселогында чишмәләрне чистарттылар, Калмашта яңа күпер ачтылар
Яңа поселогын ян-яклап чишмәләр уратып алган. Көзге «Мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, поселокның мәдәният йорты хезмәткәрләре күп кенә чаралар үткәрделәр. 8 чишмәнең берсе булган - көмештәй саф сулы «Кызлар чишмәсе» дигәнен чистартырга урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән бергә төштек. Чишмә юлын, аның тирә-юнен чистартып, кышка әзерләп калдыруны укучылар бик теләп башкардылар....
-
Орлыкчылык заводында ветераннар актив эшли
«Агрокөч төркеме»нең орлык заводы Россиянең һәм Татарстанның фәнни-тикшеренү институтлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырып, күп кенә бөртекле һәм кузаклы культураларның өр-яңа сортларын сынау, тикшерү, кулланышка кертү буенча эзлекле эш алып бара. Моннан тыш игелә торган орлыкларны чистартып, калибрлап, агулап, язгы һәм көзге чәчүгә тулы хәзерлектә тоту - иң мөһим бурычлардан санала.
-
Иң зур хөрмәт – игенченең рәхмәт сүзе
Идарә бинасында янкорма итеп салынган ашханәдән елның һәр фасылында кеше өзелми. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка килүче-китүче күп. Орлыкчылык һәм нәселле терлек хуҗалыгы булгач, тирә-як районнардан, өлкәннәрдән алыш-биреш белән кызыксынып килүчеләрне еш очратасың. Тамак ялгап алырга рәхим ит! Монда һәр нәрсә тәртиптә. Халкыбызга хас пөхтәлек, чисталык. Явымлы көнне аяк киемеңне ишек төбендәге...
-
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак...