1 август 2026 яңалыклары
-
Иске Абдул мәдәният йорты «Чиста кыр» акциясенә кушылды
Иске Абдул мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм биредә яшәүчеләр «Чиста кыр» акциясенә кушылып, авыл территориясен чүп-чардан тазарттылар.
-
Яңа Байларның үрнәк хуҗабикәсе Фәйрүзә Вәҗиевадан мул уңыш серләре
Тукай районының Яңа Байлар авылында яшәүче район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева җәмәгать эшләрендә генә түгел, бакчачылыкта да олы үрнәк булып тора. Ул үз бакчасында күп итеп помидор, кыяр, татлы борыч үстерә. Бакчачы безнең белән уңыш серләре һәм ошаган сортлары турында уртаклашты.
-
Борды авылында «Бердәмлек көне» бәйрәме узды
«Күрше фест» фестивале кысаларында Борды авылында буыннарны берләштергән һәм халык традицияләрен яңарткан җанлы бәйрәм оештырылды.
-
Татарстанда милли проект буенча 38 чакрымнан артык сулыклар чистартылачак
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Икегә тапкырланган бәхет
Игезәкләр тууы — табигатьнең гаҗәеп могҗизасы, ә әти-әни өчен бу икеләтә шатлык кына түгел, зур җаваплылык та. Районыбызның Борды авылында яшәүче Инна Анисимова һәм аның игезәк туганы Инга Маклакова үзләре турында гел «минем бәхеткәем, иң якын дустым» дип сөйлиләр. Балачактан ук аерылгысыз булган апалы-сеңелле игезәкләр бүген дә бер-берсенә терәк булып, үрнәк булырлык итеп гомер кичерәләр.