Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Атадан калган мирас 

Атадан калган мирас 

Дәвамы. Язманың башын монда укыгыз.

Кече сержант Гәрәев Америка союзникларыннан килгән M4А2 танкларын корпус полклары өчен кабул итәргә Горький шәһәренә юнәлтелә. 1944 елның 27 маенда гаскәрләр тулыланып, Тула танк лагерен калдырып, Щекино станциясендә эшелоннарга төялеп, Тула, Вязьма, Смоленск өлкәсенең Светица станциясе маршруты буенча китә. Аннан Белоруссиянең Мошканнар районына юнәлә.
...Һәр ветеранның хәтеренә уелып калган «үз» авылы, шәһәре, поселогы, сугыш кыры яки юлларның бер өлеше, батырлыкка сынау оештырган сугыш вакыйгасы бар. Анда ул кан түккән, югалтулар кичергән, анда полкташлары ятып калган. Локман Гәрәев өчен шуларның берсе – Красное авылы. Бу авыл Белоруссиянең Минск (ул вакытта Вилей) өлкәсенә кереп, Уша елгасы янында, Минск-Молодечно трассасында, Молодечно район үзәгеннән 16 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. 
Красное авылы 1941 елдан 1944 елның июнь азагына кадәр немецлар кул астында була. Бу районда нацистлар меңләгән кешене үтерү өчен 260 лагерь оештырган. 
…1944 елның 2 июлендә Красное авылын фашистлардан азат итү өчен көрәшне 9нчы мехбригаданың биш «Шерман» танкы башларга тиеш, ул экипажларның берсендә кече сержант Локман Гәрәев та бар. «Шерман» экипажлары, Березина елгасын кичеп, Красное авылына бәреп керергә һәм тимер юл станциясен кулга алып, немецларның Молодечно районы аркылы автомобиль һәм тимер юл транспорты белән Минскидан чыгу юлларын кисәргә боерык ала. Ягулык белән тәэмин итүче частьлар корпустан артта калганлыктан, «Шерман»нар елганы кичеп, танкларга ягулык салмыйча гына, Красное авылына (85 км) юл ала. Алар урамнары гитлерчыларның техникасы белән тулган авылга бәреп кереп, дошманга каршы ут ачалар. Машиналар яна, кузовларга төялгән снарядлар шартлый. Танкчылар йорт артыннан йорт, урам артыннан урамны фашистлардан чистарта.
«Шерман» танк экипажларына Минск шәһәреннән Красное аша Молодечнога чигенүче немец гаскәрләре һөҗүм итә. Немец фашистлары 20 танк, шул исәптән берничә «Пантера» һәм пехота батальоны белән «Шерман»нарны уратып алып, көчәя барган шәфкатьсезлек белән аларны утка тоталар. Совет танкчылары ахыргача көрәшә, дошманның коралларын сафтан чыгара, Минск шәһәреннән чигенгән немец гаскәрләрен тоткарлый. 
3 июльдә совет гаскәрләре Красное авылын фашистлардан тулысынча азат итә. Ватаныбыз башкаласы Мәскәү, Молодечноны азат иткән III Белоруссия фронтының батыр гаскәрләренә йөз егерме дүрт коралдан унике артиллерия залпы белән салют бирә. III гв. Сталинград мехкорпус командиры, танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты В. Т. Обухов «Багратион» операциясендә оста җитәкчелеге өчен Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу корпус составындагы 8нче һәм 9нчы мехбригадалар Молодечно районын азат иткәндәге батырлыклары өчен «Молодечненская» дигән мактаулы исемне алалар.
Хәрби архивның Белоруссияне фашистлардан азат итү турында сөйләгән документлары арасында Бикбау авылының татар егете, кече сержант Локман Гәрәев та телгә алына. Ул 1944 елның 2 июлендә Красное авылында һәлак булган дип теркәлгән. 
Ракыя һәм 1943 елда бик авыр җәрәхәтләр алып туган авылына кайткан Габделгалим Гәрәевлар 20 яшьлек улларының сугышта һәлак булуы турында хәбәр алалар. Гәрәевлар гаиләсен төпсез кайгыга салган бу үлем хәбәре, бахеткә каршы, сугыш вакытының меңләгән чуалчыкларының бер ялгышы. Ләкин шатлыклы очрашуга кадәр әле ата-ана күңелен әрнетеп тагын дүрт елга сузылган көннәр, төннәр, атна, айлар үтәргә тиеш...
Сугышта һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү өчен чыгарылган «Хәтер китабы»нда: «1924 елда Минзәлә районы Бикбау авылында туган Гәрәев Локман Галимович, 9 гвардия мехбригадасының танк радисты 1944 елның 2 июлендә Белоруссиянең Вилей өязе Молодечно районы Красное авылын немец оккупациясеннән азат итү өчен барган сугышларда һәлак булган» дип язылган. Әтиебезнең үзенә әйткәч: «Әйе шул, балам, янган танк эчендә калгач, мине һәлак булган дип теркәгәннәр», – генә диде.
...Исән калган танкчылар янган танклардан чыгып, күкрәп үскән арыш басуына ашыга. Фашистлар танкчыларны, болай гына китәргә бирмичә, автомат уты белән камчылый. Кемнеңдер гомере шунда өзелә, калганнары үзебезнең гаскәрләргә кушылу бәхетенә ирешә...
...Молодечно районын дошманнан азат итеп, Көнбатышка кузгалган совет сугышчылары арасында Локман Гәрәев та бар. «Багратион» операциясе совет гаскәрләре өчен уңышлы операция генә түгел, үлем белән күзгә-күз очрашкан яшь солдат өчен физик, рухи чыдамлыкка җитди сынау да булган. Алда Җиңүгә кадәр озын юллар үтәсе, күп сугышларда катнашасы бар әле... 
...1944 елның искиткеч җиңүләреннән соң Локман Гәрәев сугыш юллары буйлап генерал Черняховский житәкчелегендәге III Белоруссия фронты составына кергән III гв. Сталинград мехкорпусының 43нче гвардия танк полкы белән Балтыйк буе илләренә һәм Германиянең Көнчыгыш Пруссия чикләренә җитә.
1944 елның көзендә Гәрәев хезмәт иткән корпус Вильнюс, Шауляй, Елгава, Рига, Мемель (Клайпеда) шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнашып, Балтыйк буе илләрендә калган һәм Көнчыгыш Пруссиядә эш иткән дошман армиясенең «Север» төркеменә каршы ыргылган төп хәрәкәтчән берләшмәләрнең берсе була. 
Шулай итеп, тарихка кереп калган барлык бәрелешләр белән чагыштырганда да иң озакка сузылган (102 көн) һәм хәрби корал исәбе буенча тиңе булмаган «Көнчыгыш Пруссия» операциясе башланып китә.
Радист Гәрәев бу бәрелеш-ләрдә үзенең хәрби бурычын үрнәк булырлык итеп үтәп, дошманны юк итүдә күрсәткән шәхси батырлыгы өчен III дәрәҗә «Дан ордены»на лаек була. Бүләкләү кәгазендә аның батырлыгын командиры түбәндәгечә тасвирлаган: «Сугыш барышында танк экипажы радисты, кече сержант Гәрәев үзенең рота командирын, полк һәм бригада командирларын өзлексез элемтә белән тәэмин итеп торды. Башкарылырга тиешле боерыклар кабул ителеп, экипаж сугыш эшләрен дөрес алып барды, дошманның хәрби көчен һәм техникасын юк итте. Бу сугышларда танк экипажы дошманның 1 туп, 4 миномет, 4 җиңел пулемет, йөк төялгән 14 олау һәм 18 немец солдатын юк итте».
Орден әтиебезнең үзенә сугыш барышында тапшырылмаган. Аның фамилиясе орфографик хата (Гореев) белән язылгангамы, вафат булган дип теркәлгән мәгълүмат булгангамы, бу дәүләт бүләге соңрак та бирелмәгән. Моның сәбәбе хәзер сугыш тарихындагы әле һаман да бик күп булган «ак таплар»ның берсе генә, чөнки дистә еллар дәвамында сакланган язма истәлекләр саргая, туза бара, бербөтен булып күз алдына килеп басмый... 
Җиңү көнен өлкән сержант Локман Гәрәев II Балтыйк буе фронты составында Көнчыгыш Пруссия җирендә каршы ала.
Сугыш беткәннән соң әтиебез тагын ике ел Ленинград шәһәрен торгызуда катнаша. 21 яшьлек сугыш ветераны өлкән сержант Локман Гәрәев 1947 елның март аенда гына туган авылына әйләнеп кайта.
Ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Кадрәк, Наратлы-Кичү авылларында агроном булып эшли башлый. Әниебез Мөслимә Нәҗметдин кызы белән гаилә корып, биш бала үстерәләр.
Әтиебез үзенең бер сайлап алган профессиясенә 36 ел тугры булып, Боерган авылында баш агроном булып эшләде. Аңа шулай ук «Кама» колхозының экономист һәм ревизия комиссиясе рәисе йөкләмәләре дә ышанып тапшырылган иде. Әтиебезне авылда эшен җиренә җиткереп, гаделлек белән алып барган өчен хөрмәт иттеләр. Ялга чыккач ул авыл мәчетен тәртиптә тотуда катнашты. 
1944 елның 2 июлендә үлем тырнагыннан котылып калган әтиебез тагын төп-төгәл 60 ел яшәде. Ул 2004 елның 4 июлендә, 80 яшен тутырып, кыска вакытлы авырудан соң, барлык балаларының бәхиллеген алып дөньядан китеп барды.
Аллаһы Тәгалә аңа әти-әнисенең теләген кабул итеп озын гомер генә түгел, зирәк акыл, көчле ихтыяр да биргән. Ул байлыкка, данга исе китмичә, харам малга кызыкмыйча, тормышның кадерен белеп яшәде. Авылдашлар аңа дөньяви киңәшләр сорап еш киләләр иде. Ул үзенең зур гаиләсенә дә һәрвакыт терәк булды.
Без әтиебез турында бөр-текләп җыйган мәгълүматны һәм аның орден-медальләрен генә түгел, аның истәлеген, рухи байлыгын бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларында гомер итүче 10 оныгы, 16 оныкчыгына һәм алардан соң киләчәк буыннарга мирас итеп тапшыруны үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз. 

Найлә Гәрәева-Гарлипп. Германия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев