Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Атадан калган мирас

Атадан калган мирас

Әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәев Локман Галим улы, безгә, үзенең биш баласына, тыйнаклык, гаделлек һәм тырышлыкның бер үрнәге булды. Аның шул сыйфатларын тагын да дәлилләп, 1944 елда Калининград өчен барган бәрелешләрдә каһарманлык күрсәткәне өчен шушы көннәрдә Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә, әтиебезнең үзенә вакытында тапшырылмый калган III дәрәҗә «Дан ордены»ның таныклыгы безгә – аның варисларына тапшырылды. Әтиебез озын гомер юллары узып, кызганычка каршы, үзенең 20 яшендә үк шәхси батырлыгы өчен зур дәрәҗәле бүләккә лаек булганын белмичә, унбиш ел элек бу дөньядан китеп барды.
Ул безгә сугыш турында бервакытта да ачылып сөйләргә яратмады. Сугыш турындагы кайбер нәфис фильмнарны бергәләп караганда, кайчакта әрнеп: «Бу режиссер сугышта үлүнең ни икәнен белми», – ди торган иде. «Ул ничек була?» – дигән сорауга: «Сезгә белү кирәкмәс ул, балам. Күрергә язмасын», – дип кенә җавап бирә иде. Гомеренең соңгы елларында, үзеннән өлкәнрәк сугыш ветераннары бу дөньядан киткәч кенә, әтиебез Боерган урта мәктәбе чакыруы буенча балалар белән очрашуларда булды. Ләкин безгә – мәктәпне күптән тәмамлап, үз тормышларын куучы балаларына әтиебезнең фронт юллары турындагы чыгышларын бер дә ишетергә туры килмәде. 
Чыннан да, әтиебез холкы белән аз сүзле, таләпчән, хезмәт сөючән кеше иде. Читтән кырыс тоелган әтиебездән без, бик онытылып, бөтен дөньяларны пыр туздырып уйнап киткән чакларда да: «Әй, сез, кычыткан чыпчыклары!» – диюдән дә катырак сүз ишетмәдек. Ул безне генә түгел, безнең балаларыбызны да бик яратты, аларның уңышлары белән һәрдаим кызыксынып торды. Шөкер, балаларыбыз бабалары ясаган таганда атынып үстеләр, аның белән аралашу бәхетен күрделәр.
Шуңа күрәдер, кадерле әтиебезнең язмыш төерләрен чишү, үзебезнең балачакның сорауларына җавап табу, шулай ук, әйткәнемчә, киләчәк буыннарыбызга аның турында җиткерү теләге безне Россия оборона министрлыгының хәрби архивында әтиебез турындагы чыганакларны һәм башка язмаларны җентекләп өйрәнүгә этәрде. Тырыша торгач, архив документлары арасында әтиебезнең сугыш юлларына кагылышлы шактый материал табылды.
Әтиебезнең язмышы безнең Ватан язмышы белән бик нык бәйләнгән. Ул бик күп тетрәнүләр кичергән буын кешесе, сугыш аның да гомер сукмакларын аяусыз көтелмәгән борылышларга китерә. Сугыш – ул иң элек кеше язмышы, диләр. Күпме кеше – шулкадәр үк кабатланмас язмышлар. Бу һәлакәт безгә күпсанлы фильмнар, тарих битләре, сәнгать әсәрләре аркылы таныш булса да, сугыш елларында язылган, саргаеп, таушалып беткән архив документларын укыганда йөрәк әрни, күзләр яшьләнә, тән чымырдый...
…1924 елның 5 маенда Минзәлә районы, Ык елгасының сул ярында матур табигать кочагында урнашкан Бикбау авылында Ракыя белән Габделгалим Гәрәевлар гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала. 
Әбекәй белән бабакай икесе дә бик таза тормышлы гаиләләрдән чыккан булсалар да, үзләренең мал-мөлкәтләрен колхозга биреп, гади колхозчы булып эшләгәннәр. Ачлык хөкем сөргән авыр елларны үз җилкәләрендә татып, тугыз балаларының җидесен югалту фаҗигасен кичергән ата-ана, «Коръәндә дә шундый исем телгә алынган, йа, Раббым, хәерле озын гомер бир» дип, бу балага Локман исеме кушканнар.
Аның балачагы 1932-1933 еллардагы коточкыч ачлык чорына туры килә. Ул 1939 елда Бикбау мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. Чорына күрә бу авылда төпле белем, тик ул туктап калырга теләми. 15 яшьлек малай Минзәләгә Вахитов исемендәге татар мәктәбенә укырга китә. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышы башланып, нацист басып алучылары Көнчыгыш Европа башкалаларының үзәк урамнары буйлап атлый, концлагерь крематорийларыннан кара төтен чыга, безнең илебезгә дә сугыш афәте яный, коточкыч Ватан сугышы якынлаша.
Бу сугыш яшүсмерне дә вакытыннан алда олыгайтып, аның гамьсез яшьлеген тартып ала, киләчәккә булган ниятләренә үз үзгәрешләрен кертә. Сугыш чорының тәртибенә буйсынып, ул укуын ташлап, авылга кире кайта һәм 1941 елның июнь аена кадәр колхозда эшли. 
Ул вакытта Совет хөкүмәте хәрби промышленностьны ныгыту өчен ашыгыч чаралар күрә, заводларга күбрәк эшчеләр әзерли. Шулай итеп, 17 яшьлек егетне Минзәлә район идарәсе 1941 елның июнь аенда Бондюг (хәзерге Менделеевск) химия заводы каршындагы ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчеге) мәктәбенә электромонтер һөнәрен үзләштерергә җибәрә. Алты айлык укуын бетерүгә ул Урал ягына күчерелгән хәрби заводларга эшкә юнәлергә тиеш.
Ләкин сугышның беренче елында Кызыл Армия бик зур югалтулар кичергәч, Ватанны саклап, басып алучыларны туктату өчен тиз арада гаскәрләрне тулыландыру таләп ителә. Сугыш башланып тугыз ай үткәндә, 1942 елның март аенда, әтисе – безнең бабакай – 48 яшьлек Габделгалим Шәйдулла улы да фронтка алына. Рәхимсез сугыш яңадан-яңа корбаннар сорый. Биш ай соңрак, шул ук елның 22 августында, әбекәебез улы Локманын да Кызыл Армиягә озатып, 6 гына яше тулган Камиле белән ялгыз кала...
1942 елда Кызыл Армияне техник ныгыту өчен 3,5 мең кеше исәпләгән мотоукчылар батальоны һәм бер танк полкыннан (39 танк) торучы механикалаштырылган бригадалар оештыру бурычы куела. Сталин: «Мехбригада яшен кебек очсын өчен, аның составындагы кешеләр бер-берсен күз карашыннан аңларга тиеш. Әлбәттә, моның өчен кешеләрне сайлап алырга кирәк», – дигән.
Тылга күчерелгән йөзләгән заводлар хәрби корал һәм танклар чыгаруны әле җайга сала гына башлаган. Өстәвенә, фронтларда СССРның союздашлары Бөек Британия, Канада һәм Америкадан килгән танклар белән идарә итә белүче экипажлар да җитми. Шуңа күрә, 1942 елда Сталинның карары буенча, союздашлардан килгән танкларның үзенчәлекләрен үзләштергән махсус экипажлар әзерләү максаты белән, бик тиз арада алты хәрби әзерлек мәктәбе оештырылып, 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган сугышчылардан торган берьюлы 120 танк бригадасы формалаштыру башлана.
Курсант Локман Гәрәев та, Горький шәһәрендәге хәрби әзерлек мәктәбенең 194нче уку бригадасында Англиянең Mk.III «Валентайн» пехота танклары өчен радист, үзебезнең легендар Т-34 танкын йөртүче-механик хезмәтләрен үзләштерә. Бронетанк гаскәрләренең танк экипажларыннан һәрвакыт алгы сызыкта булу, фронтның бер участогыннан икенчесенә күчү – оборона өчен «йомшакланган» участокларны ныгыту, я булмаса, һөҗүмгә билгеләнгән частьларны көчәйтү, тулыландыру өчен әзерлек таләп ителә.
Кече сержант Гәрәев 1943 елның ноябрендә үзенең сугышчан юлын Бөек Ватан сугышының берничә фронт гаскәрләрен һөҗүмгә берләштереп 750 км озынлыкка сузылган, тарихка «Днепр өчен сугыш» исеме астында кереп калган бәрелештә II Украина фронты составында атаклы 17нче Гвардия кавалерия дивизиясенең 189нчы Кызыл Байрак танк полкының САУ хәрби машиналарын йөртүче-механик буларак башлый.
Дошманның фикеренчә, Днепр, үзенең киңлеге, тирәнлеге, шулай ук текә уң як яры белән безнең гаскәрләргә җитди табигый киртә булып торырга тиеш. «Руслар Днепрны кичүгә караганда, елга тизрәк кирегә ага башлаячак», – дигән Гитлер. Ул Кызыл Армия гаскәрләренең балыкчы көймәләрендә һәм кул астына эләккән бүрәнәләрдән ясалган салларда, көзге яңгыр астында, төнлә боз кебек салкын Днепр елгасын кичүен ул вакытта күз алдына да китерә алмаган. Бәрелешләр бик каты, ләкин Кызыл Армия гаскәрләре томан белән капланган, урманлы-сазлыклы, яңгырлы-карлы юллардан һәр чакрым өчен кан коеп алга бара.
Яшь танкчы Гәрәев сәгатьләр, көннәр, кайчакта төннәр буена янып, гөрселдәп, шартлап, җир тетрәтеп торган бер бәрелештән икенчесенә әзерләнә.
Ул 1944 елның 24 гыйнварында тарих сәхифәләренә бик дәһшәтле булуы белән теркәлгән Корсунь-Шевченко (Черкас өлкәсендә Корсунь-Шевченковск район үзәге) һөҗүм операциясендә катнаша. Бу «Черкас казаны»нда совет гаскәрләре немецларның 45 меңләп солдат һәм офицердан торган хәрби частьларын чолганышка алып тар-мар итә. Моңа кадәр немец гаскәрләреннән төньяк һәм көньякка аерылган I һәм II Украина фронты гаскәрләре Звенигород шәһәре янында бергә кушыла.
Гитлерчыларның каршылыгы сындырыла, алар акрынлап артка чигенә, безнең гаскәрләр – алар арасында кече сержант Локман Гәрәев танк экипажы да бар – Днепр һәм Украина җирләрен дошманнардан азат итеп Көнбатышка юнәлә. Алда Белоруссияне азат итү планлаштырылган.
Ләкин фронттагы уңышлар югалтуларсыз гына бирелми. Авыр яраланган солдатларның күп булуы командирлар өчен частьлар белән идарә итүне катлауландыра, һөҗүм итү мөмкинлекләрен какшата, тимер юл транспорты белән гаскәрләрне ягулык-майлау материаллары, сугыш кирәк-яраклары, кайвакыт хәтта шәхси составны азык-төлек белән тәэмин итү өзелгән диярлек. Соңгы ике ай ярым вакыт эчендә туктаусыз һөҗүм иткән Кызыл Армия, күп сугышчысын һәм техник составын югалтып, бар яктан да йончып, оборонага күчә.

Найлә Гәрәева-Гарлипп. Германия.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев