Игелек тормыш рәвеше
Тукай районының “Көмеш » волонтерлар оешмасы яшьтәшләренә булыша.
- Октябрь аенда безнең районда “Көмеш” исемле волонтерлар хәрәкәте оешуга бер ел тула. Безнең волонтерлар кемнәр алар? Алар-өлкән буын кешеләре, кул кушырып утырмыйлар, ә яшьтәшләре- өлкән яшьтәге кешеләргә күңел җылысын бүләк итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар. Дөресен генә әйткәндә, элек-электән авыл җирлегендә шулай булган ки, ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләргә күршеләр ярдәм итә, аларга килеп йөриләр, саулыкларын белешәләр. Гадәттә моның белән актив тормыш алып баручы пенсия яшендәгеләр шөгыльләнә, - ди район ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева.