Татарстанда бала туганда бирелә торган түләүләргә 36 млн сумнан артык акча юнәлтелгән
2026 ел башыннан Татарстанда Социаль фонд бүлеге бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиеләргә 36 миллион сумнан артык акча юнәлткән. Бу хакта фондның республикадагы бүлеге хәбәр итә.
Әлеге түләүнең күләме 28 450 сум тәшкил итә һәм ул ата-аналарның берсенә бирелә. Ел башыннан бу ярдәм чарасын инде 20 298 гаилә алган.
Пособие билгеләнгән күләмдә түләнә һәм ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Район коэффициентлары кулланыла торган территорияләрдә эшләүче ата-аналар өчен түләүләр шул коэффициентларны исәпкә алып башкарыла.
Эшләүче ата-аналарга пособие күп очракта гариза бирмичә, ЗАГСның бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары һәм эш бирүче тарафыннан тапшырылган белешмәләр нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Акча баланың тууы теркәлгәннән соң 10 эш көне эчендә күчерелә һәм банк яисә почта аша алына.
Эшләмәүче гражданнар исә гаризаны үзләре тапшыра. Моның өчен бала туган көннән соң 6 ай эчендә «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Социаль фондның клиент хезмәте яки күпфункцияле үзәк аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза карау 10 эш көне дәвам итә, ә түләү карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә күчерелә.
Социаль фонд вәкилләре билгеләп үткәнчә, эшләүче ата-аналар өчен автоматлаштырылган рәсмиләштерү процессны гадиләштерә һәм гаиләләргә вакытны формаль процедураларга түгел, ә бала тәрбиясенә күбрәк бирергә мөмкинлек тудыра.
Фото һәм мәгълүмат/ Россия Социаль Фондының ТР буенча бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев