Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстан халкы төзекләндерү өчен территорияләрне үзе сайлый ала

Татарстанда яшәүчеләр төзекләндереләчәк территорияләрне үзләре сайлый ала. 26 мартка кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында сораштыру бара, анда һәркем яңарту таләп ителгән җәмәгать урыннарын тәкъдим итә ала.

Бу чарада катнашу халыкның реаль ихтыяҗларын исәпкә алырга мөмкинлек бирә: кайдадыр балалар мәйданчыклары, ә кайдадыр уңайлы ял зоналары кирәк. Идея тәкъдим итү бик җиңел: порталда авторизация узарга, форманы тутырырга һәм территориянең адресын күрсәтергә кирәк. Бер кулланучыдан бер гариза кабул ителә, сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.

Барлык тәкъдимнәрне муниципалитетлар караячак һәм аларны «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты кысаларында тавыш бирү өчен исемлеккә кертәчәк. Тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм «Госуслуги. Бергә хәл итәбез» кушымтасында узачак.

Әлеге программа шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. 2019 елдан Россиядә 80 меңнән артык җәмәгать урыннары төзекләндерелгән. Татарстанда 2026 елда 51 объектны, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдәге скверларны, паркларны һәм яр буйларын яңарту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев