Россиядә кыска эш атнасы башланды
Россиядә 8 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк кыска эш атнасы башланды. 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Илебездә Россия көне уңаеннан кыска эш атнасы башланды. 2026 елның җитештерү календаре буенча, ул 8 июньнән 11 июньгә кадәр дәвам итә.
Шулай ук 12 июнь — рәсми ял көне, шуңа күрә 11 июнь, пәнҗешәмбе, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. Кыска эш атнасыннан соң халыкны озын яллар көтә — алар 12 июньнән 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, 2026 елда биш көнлек эш графигы белән эшләүчеләр өчен 121 ял көне каралган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев