Кайсы студентлар тулай торакка беренче булып урнаша ала?
Яңа уку елы алдыннан күп студентларны тулай торак мәсьәләсе борчый. Кемнәр урынны беренче чиратта ала, нинди документлар әзерләргә кирәк һәм ташламасы булмаган студентлар тулай торакка өмет итә аламы – иң мөһим сорауларга җавапларны әлеге язмадан таба алырсыз.
Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында тулай торактагы урыннарны бүлгәндә кайбер студентларга өстенлек бирелә. Бу хокук көндезге бүлектә белем алучы һәм ташламалы категориягә кергән студентларга кагыла.
Беренче чиратта тулай торакка урнашу мөмкинлеге түбәндәгеләргә бирелә:
-
23 яшькә кадәрге ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган студентларга;
-
уку вакытында әти-әнисен югалткан студентларга;
-
балачактан инвалид булганнарга, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга;
-
ветераннарга һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга;
-
Чернобыль атом электр станциясендәге авария һәм башка радиация казалары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, шулай ук алардан зыян күргән гражданнарга;
-
кимендә өч ел контракт буенча хәрби хезмәт узган кешеләргә.
Моннан тыш, 2026 елның 1 сентябреннән башлап балалар үстерүче студент гаиләләренә дә өстәмә мөмкинлек биреләчәк. Алар тулай торакта аерым бүлмә алу өчен гариза тапшыра алачак.
Нинди документлар соратырга мөмкин?
Тулай торакка урнашу өчен гадәттә берничә документ кирәк була. Алар арасында паспорт күчермәсе (фото һәм теркәлү битләре), гаилә составы турында белешмә, кирәк булганда керемнәрне раслаучы документлар, ташламага хокукны күрсәтүче кәгазьләр (инвалидлык турында белешмә, ятим таныклыгы һәм башкалар), шулай ук уку йорты урнашкан шәһәр яки авылда шәхси торак булмавын раслаучы белешмә булырга мөмкин.
Ташламасы булмаган студентлар тулай торакка урнаша аламы?
Әйе, ала. Бюджет нигезендә белем алучы студентлар да тулай торактан түләүле урын сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу мөмкинлек «Мәгариф турында»гы Федераль законда каралган. Гаризаны караганда төп шартларның берсе – студент укый торган торак пунктта аның шәхси торак урыны булмавы.
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Фото һәм мәгълүмат Татар-информнан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев