Гаилә ипотекасы программасы элеккечә эшләвен дәвам итә
Гаилә ипотекасы белән файдаланырга җыенучылар өчен мөһим хәбәр: 1 июльдән программа шартлары үзгәрми. Аларны яңарту турында карарны көздән дә иртәрәк кабул итмәячәкләр.
Россиядә 1 июльдән үзгәрергә тиеш булган гаилә ипотекасы программасы шартлары әлегә яңартылмый. Яңа карар кимендә 2026 елның 1 октябренә кадәр кабул ителмәячәк. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән, дип яза ТАСС.
Ведомствода аңлатуларынча, әлеге вакытка кадәр «Гаилә ипотекасы» программасының барлык кагыйдәләре гамәлдә кала, ягъни кредит алу шартлары үзгәрешсез сакланачак.
Соңрак бу мәгълүматны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да раслады. Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җаваплы ведомстволар программага мөмкин булган үзгәрешләр буенча эшне дәвам итә.
«Фикер алышулар күп булды, әмма 1 июльдән бернинди үзгәреш тә кертелми. Әлегә программа элекке шартларда эшләячәк», – дип язды Хөснуллин МАКС платформасындагы шәхси блогында.
Вице-премьер әйтүенчә, хәзер төрле тәкъдимнәр карала. Аларның төп максаты – дәүләт ярдәмен мохтаҗ гаиләләргә төгәлрәк юнәлтү һәм демографик сәясәтнең нәтиҗәлелеген арттыру.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Источник/ Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев