Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

2027 елдан газета-журналларга язылу бәясе сизелерлек артырга мөмкин

2027 елдан газета-журналларга язылу кыйммәтләнергә мөмкин. Тармак вәкилләре моны почта хезмәтләренә бирелә торган ташламаларны бетерү һәм чыгымнар арту белән аңлата.

Киләсе елдан почта аша газета-журналларга язылу бәясе шактый күтәрелергә мөмкин. Моңа социаль әһәмияткә ия басмалар өчен гамәлдә булган 25 процентлык почта ташламасын бетерү ихтималы сәбәп булып тора. Бу хакта Татарстан Журналистлар берлегендә узган очрашуда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, почта хезмәтләре һәм типография чыгымнары артуны да исәпкә алганда, язылу бәясе 66 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Мондый үзгәрешләр иң беренче чиратта пенсионерларга һәм аз керемле гаиләләргә йогынты ясаячак.

Алсу Исмәгыйлева әйтүенчә, язылу бәясе, һичшиксез, артачак, әмма ул фаразланганча 66 процентка җитмәскә дә мөмкин. Аның сүзләренчә, бәяләр 10, 15 яки 20 процентка гына күтәрелергә дә ихтимал. Шулай да төп максат үзгәрешсез кала — укучылар өчен газета-журналларга язылу бәясен мөмкин кадәр түбән дәрәҗәдә саклап калу.

Мәсьәлә тармакта зур борчылу уяткан. Татарстан Журналистлар берлеге Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев исеменә мөрәҗәгать юллаган. Моннан тыш, Татарстандагы төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре социаль әһәмиятле басмалар өчен язылу шартларын яңадан карауны сорап коллектив мөрәҗәгать әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев