2026 елда Татарстанда кемнәр картлык буенча пенсиягә чыга алачак?
2026 елда Татарстанда яшәүче кайбер гражданнар картлык буенча иминият яки социаль пенсия рәсмиләштерү хокукына ия булачак. Пенсиягә чыгу шартлары Россиядә дәвам иткән пенсия реформасы кысаларында билгеләнә һәм гражданның яше, хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларына бәйле.
Россиядә 2019 елда башланган пенсия реформасы этаплап гамәлгә ашырыла. Күчеш чоры 2028 елга кадәр дәвам итә, шул вакыт эчендә картлык буенча пенсиягә чыгу яше акрынлап арта.
Реформа тулысынча тәмамлангач, гомуми тәртип буенча хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтә, ә ир-атлар 65 яшьтә чыгачак. Бу элек гамәлдә булган яшь чигеннән биш елга күбрәк.
2026 елда картлык буенча иминият пенсиясен 1962 елда туган, 64 яшькә җиткән ир-атлар һәм 1967 елда туган, 59 яшьлек хатын-кызлар рәсмиләштерә алачак. Шул ук вакытта вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен закон нигезләре булган гражданнар да әлеге хокукны саклап кала.
Социаль пенсия исә хезмәт стажы яки пенсия коэффициентлары иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек булмаган кешеләргә билгеләнә. Киләсе елда аны 1957 елда туган, 69 яшькә җиткән ир-атлар һәм 1962 елда туган, 64 яшьлек хатын-кызлар рәсмиләштерә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев