Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр көннән-көн арта

Соңгы вакытта машина йөртүчеләрнең иминият полисыннан башка йөрү фактлары еш теркәлә башлады, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Мәсәлән, дүшәмбе көнне үткәрелгән профилактик рейдта шундый 20 очрак ачыкланган. Искә төшерәбез, хокук бозуның бу төре өчен КоАПта 800 сум штраф каралган. Ә инде юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләр килгән зыян өчен компенсациягә бөтенләй...

Соңгы вакытта машина йөртүчеләрнең иминият полисыннан башка йөрү фактлары еш теркәлә башлады, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Мәсәлән, дүшәмбе көнне үткәрелгән профилактик рейдта шундый 20 очрак ачыкланган. Искә төшерәбез, хокук бозуның бу төре өчен КоАПта 800 сум штраф каралган. Ә инде юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләр килгән зыян өчен компенсациягә бөтенләй өмет итә алмый. Шулай ук җәйге чорда тизлек режимын сакламаучылар нык арта. Чираттагы рейдта инспекторлар шундый 30 йөртүчегә карата административ беркетмә төзегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев