27 июнь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында Сабан туена әзерлек көннән-көн кыза бара ФОТО
Иске Җирекле авылында Сабан туе бүләкләре җыюның икенче көненнән фоторепортаж
-
Тукай районында ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр көннән-көн арта
Соңгы вакытта машина йөртүчеләрнең иминият полисыннан башка йөрү фактлары еш теркәлә башлады, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Мәсәлән, дүшәмбе көнне үткәрелгән профилактик рейдта шундый 20 очрак ачыкланган. Искә төшерәбез, хокук бозуның бу төре өчен КоАПта 800 сум штраф каралган. Ә инде юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләр килгән зыян өчен компенсациягә бөтенләй...
-
Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасында Тукай районы Биклән укучылары - өченче урында!
23-25 нче июньдә Россиянең иң яшь шәһәре Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәрендә Бөтенроссия Робототехника Олимпиадасы үтте. Әлеге чарага Россиянең 50 төбәгеннән (Калининградтан алып Владивостокка кадәр) 313 команда, 597катнашучы, аларның 300 дән артык тренерлары килгән иде. Олимпиада 8 төрле категория буенча уздырылды. "Промышленностьтәге интеллектуаль робототехник системалар (ИРС)" - бу...
-
Тукай районында велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен кызыклы викторина узды
Шилнәбаш авылы мәктәп яны лагерендә велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен кызыклы викторина узды. "Велосипедчылар, игътибар: юл!" дип аталган әлеге чара юл хәрәкәте иминлегенә юнәлтелгән чараларның 10 еллыгы уңаеннан оештырылды. Ике командага бүленеп, укучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итте безгә авыл китапханәсе мөдире Н. Бариева. Тулы фоторепортажны БИРЕДӘ...
-
Тукай районында бүген яңгыр булырмы
Бүген, 27 июнь көнне, Тукай районында көн дәвамында болтылы һава булачак. Көндез көчле яңгыр явуы көтелә, дип хәбәр итә sinoptik.com.ru сайты. Һава температурасы көндез 22 градуска кадәр, төнлә 14 градус җылылык тәшкил итәчәк.