Юл хәрәкәте иминлеге
Тукай районында берьюлы өч машина бәрелеште
Яңа ел ялларында районда берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу көннәрдә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик сак булуларын сорый: кар күп ява, көртләр барлыкка килә, юлларда бозлавык, буран, шуңа күрә күз күреме дә начар. Яр Чаллы - Сарман юлында "ВАЗ-219010" һәм "ВАЗ-2115" автомобильләренең бәрелешүе дә дә...
Яңа ел ялларында районда берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу көннәрдә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик сак булуларын сорый: кар күп ява, көртләр барлыкка килә, юлларда бозлавык, буран, шуңа күрә күз күреме дә начар. Яр Чаллы - Сарман юлында "ВАЗ-219010" һәм "ВАЗ-2115" автомобильләренең бәрелешүе дә дә һава шартларын исәпкә алмаганнан килеп чыга. Нәтиҗәдә "Гранта" машинасының 53 яшьлек йөртүчесе баш мие селкенеп больницага эләгә.
Яр Чаллы - "Дубки" ял базасы юлында билгесез машина, тизлеген арттырып, җәяүлене бәрдерә. 28 яшьлек җәяүле ир-ат тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз юл кырыеннан барган була, шуның өстенә аның исерек хәлдә икәнлеге ачыклана. Тезе җәрәхәтләнгән ирне больницага алып китәләр.
Яр Чаллы - Зәй трассасында "ВАЗ-21093" һәм "Лада Гранта" автомобильләре бәрелешә. Авариягә беренче машинаның 46 яшьлек йөртүчесенең каршы юнәлештәге полосага чыгуы сәбәпче була. Аларга, инерция буенча, арттан килүче өченче машина да бәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев