6 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сак булыгыз: Тукай районы юлларында томан
Бүген Тукай районының кайбер территорияләрендә томан торды. Минзәлә трассасының Татарстан поселогы борылышы янында да хәзерге минутта нык томан, күз күреме начар, автомобильләр әкрен хәрәкәт итә. Район ЮХИДИ хезмәте юлларда сак йөрүне сорый.
-
Куады башлангыч мәктәп-бакчасындагы бәйрәмгә әти-әниләр конкурска үзләре ясаган битлекләр тәкъдим итте
Куады башлангыч мәктәп - балалар бакчасында яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм иртәсендә1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр егерме бакча баласы һәм биш башлангыч мәктәп укучысы катнашты. Балачактан истә калган, бу бәйрәм көне аеруча дулкынлану һәм шатлыклы хисләр белән үтә. Куады сабыйлары да шатлыклы мизгелләр кичерделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кечкенә кызларның...
-
Тукай районында берьюлы өч машина бәрелеште
Яңа ел ялларында районда берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу көннәрдә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик сак булуларын сорый: кар күп ява, көртләр барлыкка килә, юлларда бозлавык, буран, шуңа күрә күз күреме дә начар. Яр Чаллы - Сарман юлында "ВАЗ-219010" һәм "ВАЗ-2115" автомобильләренең бәрелешүе дә дә...