Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклчының да, машина йөртүченең дә бер-берсен хөрмәт итүе мөһим

Көннәр җылыта башлауга автомобиль юлларында мотоцикллар һәм скутерлар барлыкка килә башлый. Транспортның ике тәгәрмәчле бу төрләреннән файдаланучылар елдан-ел арта. Скутерлар шәһәр урамнарыннан шактый зур тизлектә хәрәкәт итәргә сәләтле, ә аны йөртүчеләрдән бу транспорт белән идарә итүгә хокук бирүче таныклык таләп ителми. Шуңа да күп кенә скутерчылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәп...

Көннәр җылыта башлауга автомобиль юлларында мотоцикллар һәм скутерлар барлыкка килә башлый. Транспортның ике тәгәрмәчле бу төрләреннән файдаланучылар елдан-ел арта. Скутерлар шәһәр урамнарыннан шактый зур тизлектә хәрәкәт итәргә сәләтле, ә аны йөртүчеләрдән бу транспорт белән идарә итүгә хокук бирүче таныклык таләп ителми. Шуңа да күп кенә скутерчылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәп торуны кирәк санамый.

Статистикадан күренгәнчә, мототранспорт катнашындагы аварияләрнең күпчелеге мотоциклның машинага бәрелүе белән бәйле. Руль артында утыручы гадәттә мотоциклның килеп чыкканын абайламый кала яисә соңга калып кына күрә. Автомобиль белән чагыштырганда бик кечкенә булганлыктан, алдан караганда да, көзгедән артка күз салганда да мотоцикл ерактарак булып күренә. Һәм еш кына машина йөртүчеләр мотоциклның барлыгын искәрми дә калалар. Һәлакәтләр гадәттә юл киселешләрендә, борылышларда, машина кую урыннарыннан чыкканда, бер полосадан икенчесенә күчкәндә була.

Мотоциклчы арттагы күренешне машина йөртүчегә караганда начаррак күрә. Беренчедән, көзгеләре кечкенә, икенчедән, алар нык кына калтырарга мөмкин. Тәҗрибәле байкерлар тиз генә башларын артка борып алып ситуацияне контрольдә тотарга мөмкин әле. Әгәр инде мотоциклчы шлемсыз һәм махсус күзлексез икән, ул артындагы юлны гына түгел, алдагысын да бик начар күрергә, шул сәбәпле сезнең машинаны да шәйләми калырга мөмкин. Мотоциклчыларның кинәт тормозга басуына әзер булып барырга, дистанцияне дә тиешенчә сакларга кирәк.

Кайбер очраклар машина йөртүчеләрдән аеруча саклык сорый. Мәсәлән, мотоцикл руле артына яшүсмер утырган булса. Беренчедән, аның тәҗрибәсе юк, хәрәкәтләренең ни белән тәмамланасын уйлап бетерми, ул кинәт борылырга, тормозга басарга мөмкин. Мондый вакытта аңа юл биргәнең яхшырак. Икенче очрак - мотоциклчының шлемсыз булуы. Рульдәге егет артына яшь кыз да утырган булса, тагын да игътибарлырак булу сорала. Егет бу вакытта тыныч кына бара алыр микән?..

Шул ук вакытта яшь байкерларны да юлда тизлекне арттырмагыз дип кисәтәсе килә. Бу бик куркыныч. Сезне кемдер узышырга чакырса да ул тәкъдимне кире кагыгыз. Исегездә тотыгыз, 140 км/сәг тизлек белән барганда сез тирә-ягыгызны бөтенләй күрмисез.

Мотоциклга утыручылар да, машина йөртүчеләр дә юлда бер-берсен хөрмәт итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге