Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәйге каникул чорында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арта

Чаралар күрелүгә дә карамастан, районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүе кимеми. Узган дүрт ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 9 авария теркәлде. Аларда 10 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды.

Укучыларның җәйге каникулы чорында мондый очраклар тагын да арта. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар - балалар" акциясенең беренче этабы старт алды.

Акция барышында профилактик чаралар белән беррәттән балаларны йөртү белән шөгыльләнүче транспорт предприятиеләре, мәктәп автобуслары, йөртүчеләренең балалар ташуга хокукы, автобуслардагы хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау шартлары, маршрутлар тикшереләчәк.

Реклама

Акция шулай ук әти-әниләр белән эшләүне дә үз эченә ала. Уку елының соңгы көннәрендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар һәм ата-аналар белән очрашулар уздырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл џђлакђтлђре

2
X