Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә күбрәк җәяүлеләр гаепле

Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бездә бик еш кабатлана. Һәм аларның күпчелеге фаҗигале тәмамлана. Мондый һәлакәтләрдә җәяүлеләр нигездә үзләре гаепле була. Игътибарсызлыклары һәм ашыгулары аркасында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар, яки инде, иң аянычы, гомерләре белән хушлашалар. Җәяүлеләр еш кына светофорның кызыл утында яисә бөтенләй ярамаган урында юл аша...

Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре бездә бик еш кабатлана. Һәм аларның күпчелеге фаҗигале тәмамлана. Мондый һәлакәтләрдә җәяүлеләр нигездә үзләре гаепле була. Игътибарсызлыклары һәм ашыгулары аркасында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар, яки инде, иң аянычы, гомерләре белән хушлашалар. Җәяүлеләр еш кына светофорның кызыл утында яисә бөтенләй ярамаган урында юл аша чыгалар. Мондый хаталарны аеруча балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм исерек хәлдәгеләр кабатлый. Зур тизлек белән хәрәкәт итүче машинаның тиз генә туктый алмасын алар күз алдына да китермиләр.

Җәяүлеләрне генә гаепләп булмый, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче машина йөртүчеләр дә бик күп. Андыйлар тизлекне киметмичә җирле пунктка керәләр, светофор куелмаган җәяүле кичүләрендә туктап торуны кирәк санамыйлар. Гадәттә руль артында баручы да, җәяүле дә кагыйдәне бозам дип уйламый - һәлакәтләр нәкъ менә шул вакытта килеп чыга да инде. Мәсәлән, иң киң таралган очракларның берсе - юл кырыеннан баручы кеше сөртенеп китә һәм якыннан хәрәкәт итүче машинаның тәгәрмәч астына егыла. Хәтта тизлеге югары булмаганда да машина йөртүче бу вакытта кисәк туктый алмый.

Узган ел район территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 16 очрагы теркәлде. Аларда 7 кеше үлде, 9 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.

Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә, руль артындагылар да, җәүлеләр дә һәрчак игътибарлы һәм сак булсыннар иде, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл транспорт һәлакәте юл хђрђкђте иминлеге