Эчкән килеш машина йөртүчеләрне ачыклыйлар
Бүген юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне үтәп йөрүче, аек хәлдәге, тотрыклы психикалы машина йөртүчеләргә дә кыенга туры килә башлады. Руль артында утырган исерек йөртүченең нинди гамәлләр кыласын беркем дә күз алдына китерә алмый. Мондый очракларда хәтта транспорт йөртү тәҗрибәсе бик зур булганнар да каушап калалар. Эчкән килеш руль артына утыру бәла генә...
Бүген юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне үтәп йөрүче, аек хәлдәге, тотрыклы психикалы машина йөртүчеләргә дә кыенга туры килә башлады. Руль артында утырган исерек йөртүченең нинди гамәлләр кыласын беркем дә күз алдына китерә алмый. Мондый очракларда хәтта транспорт йөртү тәҗрибәсе бик зур булганнар да каушап калалар. Эчкән килеш руль артына утыру бәла генә түгел, ул куркыныч афәт, фаҗига. Әлеге проблеманы административ җәзалар белән генә хәл итеп бетерү мөмкин түгел, бу очракта профилактик чаралар бик мөһим, диләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.
Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр район буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган 33 машина йөртүчене тоткарлаган. Узган ел бу чорга ул сан 24 булган. Быел тоткарланганнарның 17се Тукай районында яшәүчеләр. 2012 елда исерек машина йөртүчеләр аркасында район юлларында 8 һәлакәт булган. Аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 14 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Ә 2013 ел башыннан алкоголь кулланган машина йөртүче аркасында 1 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан. Анда 1 кеше үлгән, 3 кеше зыян күргән. Җәрәхәтләр алучыларның берсе балигъ булмаган пассажир.
Инспекторлар машина йөртүчеләрне юлда туктатып тикшерәләр икән, руль артындагылар моны аңларга тырышсыннар иде. Мондый профилактик чаралар халыкның куркынычсызлыгын саклау максатында үткәрелә, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.3500
-
3 март 2021 - 14:20Хатынына балта күтәргән Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.3700
-
3 март 2021 - 13:00Сөт саву арта Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.3700
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.4000
-
3 март 2021 - 11:20Юристка сорау бирегез Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.4500
-
3 март 2021 - 10:55Коррупциягә каршы Татарстанда 2020 ел дәвамында коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. Ришвәтчеләр барлыгы 400 млн сумнан артык зыян китергән. Бу турыда республика коррупциягә каршы көрәш буенча координация комиссиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.5200
-
3 март 2021 - 10:36Районның туристик командаларының традицион 3 слеты узды Кышкы чаңгы туризмының комплекслы-катнаш маршруты сынау булды.5501
-
3 март 2021 - 10:00Прививка ясау дәвам итә Район үзәк больницасына коронавирус инфекциясенә каршы беренче һәм икенче компонент вакцина бүгенгә 480шәр данәдә кайтарылган. 403 кеше беренче компонент вакцинаны ясатырга өлгергән, 132 кеше икенче компонентны да ясаткан. Вакцина федераль бюджет хисабыннан – бушлай ясала.5600
-
2 март 2021 - 14:25Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.8300
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.21200
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.23400
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.28500
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.7000
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!13600
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.11700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика