Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

«Чаллы-Зәй» трассасында 14 кешенең үлеме өчен автобус шоферы җавап бирәчәк

Александр Ижмуковка Зәйдә суд булачак. Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты. Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның...

Александр Ижмуковка Зәйдә суд булачак.

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты.

Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның 2 июлендә «Чаллы-Зәй» трассасының 52 нче чакрымында, юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә бозып, тизлеген арттыра һәм алда хәрәкәт иткән «MAN» йөк машинасына килеп бәрелә. Бәрелү аркасында, автобус ава һәм яна башлый. Салондагы 14 пассажирның (аларның Самарадан Ижауга кайтып килеше була) гомере өзелә, тагын өчесе авыр тән җәрәхәтләре ала.
"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев