7 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Балалар белән Чикләвек Спасын бәйрәм иттеләр
Августның 29ында Чикләвек Спасы бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Успение уразасының ахыры. Чикләвек Спасы урман һәм басу байлыкларын җыю белән бәйле. Ул көнне өстәлдә чикләвекле ширбәт һәм башка шундый ризыклар урын ала. Чикләвек Спасының изге йоласы - тәгамнәр белән туганнарны, якыннарны сыйлау. Бу аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кагыла. Бу көнне никадәр...
-
«Чаллы-Зәй» трассасында 14 кешенең үлеме өчен автобус шоферы җавап бирәчәк
Александр Ижмуковка Зәйдә суд булачак. Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы «Неоплан» автобусы шоферы Александр Ижмуковка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Әлеге автобус Зәй янында һәлакәткә юлыгып, 14 пассажирның гомере өзелгән иде. Җинаять эше Зәй район судына тапшырылган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» сайты. Тикшерү версиясе буенча, Ижмуков быелның...
-
Шилнәбаш авылы үзешчәннәре «Кама» агрофирмасы игенчеләренә концерт бүләк итте
Кырларда уңыш җыю дәвам итә. Күптән түгел Шилнәбашның «Нивушка» ансамбле авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова җитәкчелегендә басуга агитбригада белән чыкты һәм «Кама» агрофирмасы игенчеләрен сәламләде. Агитбригада кызлары комбайнчылар алдында шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да башкардылар. Биредәге басуда ул көнне комбайнчы Фәйзелхак Сафин, Айрат Җаббаров, Илгиз Кәримов, Анатолий Чернов, Раяз Шакиров,...
-
ГӨЛНАЗ АСАЕВА УФАДАГЫ ҖӘНҖАЛ ТУРЫНДА: “МИН – КЫЗУ КАНЛЫ КЕШЕ”
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты. - Дусларым белән Уфада төнге клубка бардык. Гадәттә, төнге клубларга керткәндә, кулга...
-
Игътибар! Өр-яңа конкурсыбыз старт ала!
Кадерле укучыларыбыз, газетабыз сайтында сезне төрледән-төрле конкурслар белән кызыксындырып тора идек. Җәй айларында әлеге фотобәйгеләребез "отпускка" чыгып алды. Һәм менә яңа көч, яңа дәрт белән сезне чираттагы бәйгебездә катнашырга чакырабыз. "Көзге муллык" дип атала конкурсыбыз. Газета хезмәткәренең әлеге фотосына күз салыгыз. Бакчада бәрәңге алган вакытта менә шушындый табигать могҗизасына юлыга...
-
Хәзер район газетасына 1 елга да язылырга була
1 сентябрьдән 2018 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 660 сум, оешмалар өчен 750 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетаны редакциядән килеп алучыларга язылу бәясе - 400 сум. Моннан тыш район газетасына бер елга...
-
Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр – хәбәр бир
Хәзер барлык тукайлылар да рәсми булмаган мәшгульлеккә каршы көрәшкә кушыла ала. Хезмәт хакын тоткарлау, аны «конвертта» түләү очракларына юлыкканда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат порталына хәбәр җибәрергә һәм 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетының кайнар линиясенә шалтыратырга була.
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 7 сентябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы булачак. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 15 градус җылы, төнлә +11 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. Якындагы өч көндә яңгырлар явачак, дип фаразлый sinoptik.com сайты.