Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Игътибар! Өр-яңа конкурсыбыз старт ала!

Кадерле укучыларыбыз, газетабыз сайтында сезне төрледән-төрле конкурслар белән кызыксындырып тора идек. Җәй айларында әлеге фотобәйгеләребез "отпускка" чыгып алды. Һәм менә яңа көч, яңа дәрт белән сезне чираттагы бәйгебездә катнашырга чакырабыз. "Көзге муллык" дип атала конкурсыбыз. Газета хезмәткәренең әлеге фотосына күз салыгыз. Бакчада бәрәңге алган вакытта менә шушындый табигать могҗизасына юлыга...

Кадерле укучыларыбыз, газетабыз сайтында сезне төрледән-төрле конкурслар белән кызыксындырып тора идек. Җәй айларында әлеге фотобәйгеләребез "отпускка" чыгып алды. Һәм менә яңа көч, яңа дәрт белән сезне чираттагы бәйгебездә катнашырга чакырабыз.

"Көзге муллык" дип атала конкурсыбыз. Газета хезмәткәренең әлеге фотосына күз салыгыз.

Бакчада бәрәңге алган вакытта менә шушындый табигать могҗизасына юлыга ул. Елмаеп торган дуңгыз баласы, әйтерсең лә, борынын өскә чөереп күз кыса. Ә сезнең бакчагызда нинди кызыклы нигъмәтләр бар? Бәлки гигант кабак үстергәнсездер? Ә бәлки кишерегез йодрык күрсәтәдер? Ә бәлки җиләкләрегез күбәләк формасына кергәндер?..

Кыскасы, бакчагызда уңыш җыйганда эшкә генә бирелеп китмәгез, фантазиягезне дә эшкә җигеп, гадилектән матурлык эзләгез, аны фотога төшереп, газетаның электрон почтасына, яисә ВКонтакте челтәрендәге рәсми битенә җибәрегез.

Конкурсыбызның химаячесен Кнәз авылы клуб җитәкчесе Тамара Тузеева тәкъдим итте. Аның матди ярдәме белән супербүләк - аш-су әзерләүдә бик кирәкле булган блендер әзерләнде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессның җирле бүлегеннән кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

Конкурска фотолар бүгеннән алып 24сентябрьгә кадәр кабул ителә. Һәр катнашучы конкурска өчтән дә артык фото җибәрә алмый. Хат юллаганда "Конкурс өчен" дигән тамга куегыз һәм үзегезнең исем-фамилиягезне, яшегезне, тору урыныгызны, элемтә өчен телефон номерыгызны күрсәтегез. Шулай ук конкурска җибәргән көзге уңыш турында кыскача мәгълүмат та язарга була.

Җиңүчеләрне тавыш бирү (25 сентябрьдән алып 5 октябрьгә кадәр) һәм комментарийлар калдыру ысуллары белән ачыклаячакбыз. Комментарийларны фото сайтка урнаштырылу белән үк язарга була. Бер кешедән бер көнгә бер генә комментарий кабул ителә һәм алар һәрберсе өстәмә 10 балл белән исәпләнә. 5 октябрь көнне 9.00 сәгатьтә тавыш бирү һәм комментарийлар калдыру төгәлләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү этабы 9-13 октябрьдә булачак.

Сездән кызыклы фотолар көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев