Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Баланың махсус утыргычта булуы һәрвакыт мәҗбүри

"Игътибар - балалар!" бөтенроссия акциясе кысаларында район ЮХИДИ бүлеге шәхси составы матбугат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә 23 һәм 24 май көннәрендә рейдка чыкты. Чара барышында автомобиль йөртүчеләрнең балаларны махсус креслога утыртып йөрүләре тикшерелде. Инспекторлар, нигездә, мәктәпләргә килүче машиналарны туктаттылар. Юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын үтәмәгән өчен ике көндә алты йөртүчегә...

"Игътибар - балалар!" бөтенроссия акциясе кысаларында район ЮХИДИ бүлеге шәхси составы матбугат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә 23 һәм 24 май көннәрендә рейдка чыкты. Чара барышында автомобиль йөртүчеләрнең балаларны махсус креслога утыртып йөрүләре тикшерелде. Инспекторлар, нигездә, мәктәпләргә килүче машиналарны туктаттылар. Юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын үтәмәгән өчен ике көндә алты йөртүчегә карата беркетмә төзелде. Алар 500 сум күләмендә штрафка тартылды. Әти-әниләр, руль артында йөрүчеләр белән профилактик әңгәмәләр алып барылды.

Рейд вакытында инспекторлар шулай ук өлкәннәрнең дә куркынычсызлык каешын эләктерүләрен тикшерделәр. Бу кагыйдәне санга сукмаган 44 кешегә карата беркетмә төзелеп, алар да административ җаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге балаларныћ куркынычсызлыгы