Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Баланы махсус утыргычка утырту мөһим – ә беренче чиратта кагыйдәне үтәргә кирәк

Кайбер ата-аналар әле һаман да балаларын машинада махсус утыргычсыз йөртүләрен дәвам итәләр. Андыйлар креслоларның кыйммәт булуын сәбәп итәләр, элек ансыз да йөрдек әле диләр. Кызганычка, бала гомеренең бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк икәнен генә онытып җибәрәләр. Кагыйдә буларак, мондый ата-аналар балаларны бөтенләй эләктермичә алып баралар, я өлкәннәр өчен билгеләнгән каешны бәйләп...

Кайбер ата-аналар әле һаман да балаларын машинада махсус утыргычсыз йөртүләрен дәвам итәләр. Андыйлар креслоларның кыйммәт булуын сәбәп итәләр, элек ансыз да йөрдек әле диләр. Кызганычка, бала гомеренең бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк икәнен генә онытып җибәрәләр. Кагыйдә буларак, мондый ата-аналар балаларны бөтенләй эләктермичә алып баралар, я өлкәннәр өчен билгеләнгән каешны бәйләп куялар, я булмаса, баланы берәрсенең алдына утырталар. Өлкән кеше баланы ничек кенә нык итеп тотса да, авария булганда аны саклап кала алмый.

Ләкин шуны да истән чыгармау мөһим: баланы махсус креслога утырту гына җитми, беренче чиратта, кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәк. Мәсәлән, әгәр машина йөртүче тизлекне арттырса яки ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыкса, бәрелешү булганда баланы кресло гына саклап кала алмый. Үз автомобилеңдә бала булмаган очракта да синең каршыңа килүче машинада гөнаһсыз сабый утырырга мөмкинлеген истән чыгарырга ярамый. Апрель ахырында Яр Чаллы - Зәй юлында булган шундый һәлакәттә кагыйдәләрне үтәп хәрәкәт иткән машинада баручы сигез айлык сабый зыян күргән иде.

Ә 14 май көнне кичке сәгать дүрт тулганда Яр Чаллы - Мусабай Завод юлының Түбән Суыксу борылышы янында килеп чыккан авариядә алты айлык малайның тән җәрәхәтләре алуында аны алып барган 46 яшьлек ир-ат үзе гаепле. "Приора" автомобиле руле артына утырган бу ир тизлекне арттырып идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп туктап кала. Машинаның арткы утыргычында махсус креслода утырган сабый ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе юл хђрђкђте иминлеге балаларныћ куркынычсызлыгы