Балагызны саклагыз!
Бер гаепсез сабыйлар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Ата-аналар, руль артында утыручылар юллардагы инспекторлар тарафыннан да, матбугат чаралары аша да, башка юллар белән дә һәрдаим кисәтелеп тора, балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклеге кабат-кабат искә төшерелә. Ләкин, шуңа да карамастан, кайберәүләр әлеге кагыйдәне үтәүне, ягъни балаларның куркынычсызлыгын саклауны кирәк санамый....
Бер гаепсез сабыйлар зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Ата-аналар, руль артында утыручылар юллардагы инспекторлар тарафыннан да, матбугат чаралары аша да, башка юллар белән дә һәрдаим кисәтелеп тора, балаларны махсус утыргычта йөртергә кирәклеге кабат-кабат искә төшерелә. Ләкин, шуңа да карамастан, кайберәүләр әлеге кагыйдәне үтәүне, ягъни балаларның куркынычсызлыгын саклауны кирәк санамый. Гыйнвар аенда гына да район юлларында булган һәлакәтләрдә өч бала зыян күрде. Автомобиль салонындагы балаларның берсе махсус креслога утыртылган, берсе куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән була, ә өченчесенең ни каешы, ни утыргычы булмый. Әле һаман да машина йөртүчеләр арасында: "Ә нәрсәгә кирәк соң ул махсус утыргыч?" - дип сорау бирүчеләр бар. Бәрелешү вакытында, кинәт тормозга басарга туры килгәндә яисә кискен маневрлар вакытында махсус утыргыч бик күп очракта баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала. Сабыйны артка утыртып яисә кулыңда тотып барып кына аның куркынычсызлыгын тәэмин итеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев