Журналистлар караучысыз калган каберләрне тәртиптә тотуга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар, Яр Чаллы шәһәрендә узган ифтар ашында. Саваплы тәкъдим белән «Чаллы-ТВ» телевидениесе һәм «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыкты, аларның башлангычы белән Чаллы массакүләм-мәгълүмат чаралары өчен Рамазан аеның соңгы көннәрендә аш оештырылды. Әлеге дини мәҗлестә «Якты юл»...
Журналистлар караучысыз калган каберләрне тәртиптә тотуга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар, Яр Чаллы шәһәрендә узган ифтар ашында. Саваплы тәкъдим белән «Чаллы-ТВ» телевидениесе һәм «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыкты, аларның башлангычы белән Чаллы массакүләм-мәгълүмат чаралары өчен Рамазан аеның соңгы көннәрендә аш оештырылды. Әлеге дини мәҗлестә «Якты юл» («Светлый путь») газетасы каләм ияләре белән бергә, Чаллы телеканаллары һәм газеталары журналистлары, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук гади чаллылылар да бергәләшеп авыз ачты. «Аш-су» ресторанында үткән күркәм чарада Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, «Җәмигъ» мәчете имамы Малик хәзрәт тә катнашты. Әлфәс хәзрәт халыкка әхлакый тәрбия бирүдә массакүләм-мәгълүмат чараларының бәяләп бетергесез әһәмиятен билгеләп үтте, каләм осталарына рәхмәт сүзләрен житкерде. Ифтарга килүчеләрнең һәрберсе әлеге саваплы чарадан канәгать калуын белдереп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен житкерде һәм журналистларны берләштерүче, бергә жыеп тотучы, яхшылыкка өндәүче мондый мәҗлесләрнең әле киләчәктә дә үтүен, аларда тагын да күбрәк кеше катнашуын теләп калды. Кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Сүз уңаеннан, 2014 елда Тукай районында зиратларны төзекләндерү буенча 3 елга исәпләнгән эш программасы кертелде. Аның нигезендә мәңгелек йортларга килә торган юллар, машина кую урыннары, кирәк-яракларны кую өчен йорт булдыру, каберлекләр тирәсен ныклы койма белән әйләндереп алу, авып, зыян китерердәй биек агачларны кисү каралган. Шулай ук райондагы һәр зиратның капкасы янында каберлекләр янында үтәлергә тиешле кагыйдәләр язылган такта (планшет) булдырылырга тиеш иде. Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов әйтүенчә, мөселман һәм христиан зиратларының барысында да, ягъни, 92сендә дә бу такталар инде куелды. Бүгенге көндә күп урыннарда биек агачлар да киселде. Шулай да программа кысаларында үтәлергә тиешле эш әле күп, шуңа күрә зиратлардагы тәртип көнүзәк мәсьәлә булып калуын дәвам итә.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев