21 июль 2015 яңалыклары
-
Дуңгызчылык комплексында бер кеше һәлак булган, икенчесе авыр хәлдә
14 июль көнне, көндез «Кама Бекон» дуңгызчылык комплексы территориясендә ике эшче аммиак парлары белән агулана. Шуларның берсе, 1964 елда туган ир, шунда ук һәлак була. Аның хезмәттәше, 1957 елгы ир-ат авыр хәлдә больницага озатыла. Әлеге факт буенча ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан эш башланган инде. Алдан билгеле...
-
Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чемпионатта җәмәгать тәртибен саклаячак
Казанда спортның судагы төрләре буенча Дөнья чемпиоанты үткәрелү уңаеннан район Эчке эшләр бүлегенең 18 хезмәткәре шунда юл алды. Алар анда ярышлар барышында җәмәгать тәртибен саклаячак һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.
-
Журналистлар ифтар ашында катнашты
Журналистлар караучысыз калган каберләрне тәртиптә тотуга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар, Яр Чаллы шәһәрендә узган ифтар ашында. Саваплы тәкъдим белән «Чаллы-ТВ» телевидениесе һәм «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыкты, аларның башлангычы белән Чаллы массакүләм-мәгълүмат чаралары өчен Рамазан аеның соңгы көннәрендә аш оештырылды. Әлеге дини мәҗлестә «Якты юл»...