Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуңгызчылык комплексында бер кеше һәлак булган, икенчесе авыр хәлдә

14 июль көнне, көндез «Кама Бекон» дуңгызчылык комплексы территориясендә ике эшче аммиак парлары белән агулана. Шуларның берсе, 1964 елда туган ир, шунда ук һәлак була. Аның хезмәттәше, 1957 елгы ир-ат авыр хәлдә больницага озатыла. Әлеге факт буенча ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан эш башланган инде. Алдан билгеле...

14 июль көнне, көндез «Кама Бекон» дуңгызчылык комплексы территориясендә ике эшче аммиак парлары белән агулана. Шуларның берсе, 1964 елда туган ир, шунда ук һәлак була. Аның хезмәттәше, 1957 елгы ир-ат авыр хәлдә больницага озатыла. Әлеге факт буенча ТР буенча РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан эш башланган инде.

Алдан билгеле булганча, дүрт кешедән торган бригада дуңгызчылык комплексының тизәк чыгаручы насос станциясен чистарткан. Эш вакытында алар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, противогаз кимичә эшләгәннәр. Дүрт ир-атның берсе 3 метрлы коега төшеп аңын югалтканнан соң, аңа ярдәм итү теләге белән коега тагын ике кеше төшеп китә. Алар да үзләрен начар хис итә башлый. Эшчеләрнең берсе генә көч-хәл белән өскә менеп җитә. Икенче бер хезмәттәше белән бергә противогаз киеп, алар зыян күргән иптәшләрен бау ярдәмендә өскә чыгара алалар.

Әлеге вакытта бу фаҗигале хәлне тикшерү эше бара. Нәтиҗәләр буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча РФ тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев