Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиләкле җәйләр тәме

Ел елга охшамый. Быелгы жәйге көннәрнең матурлыгы урман-кырларга,кукрәп үскән иген кырларына сибелгән.Аланныкларда каен жиләге өлгерде,җир жиләге пеште.Авыл халкы кояш күренүгә җиләккә ашыга.

Һәр авылда булмаса да, каен җиләгенең уз урыны бар. Жәй соңарып килде дисәк тә,бакча,урман жиләкләре кызарып пеште.Сусыл,кызыл,эре жиләкләр үзләре үк тәгәрәп чиләккә керергә әзерләр кебек.Без дә ел саен Колыш урманы кырында аланлыкка каен җиләгенә,җир җиләгенә йөрибез.Иртәнге сәгать 6 да ирем белэн жиләккә китеп, 8гә әйләнеп тә кайтабыз.Шул вакыт әчендә 5 литрлы чиләкләрне тутырып та куябыз.Гаҗәеп күп быел җиләк.Әле эштән соң да яңадан берничә сәгатькә барып кайтырга өлгерәбез.Кышка житәрлек,туган-тумачаларга кучтәнәчкә өләшерлек җиләк җыелды,Аллага шөкер.Шуңа сөенеп туя алмыйм.Эйе,иренмәсәң ел тәүлеге витаминлы ризык табында булыр.Каен җиләгеннән шундый тәмле пирогларда пешердек,суыткычка да куйдык,кайнатма да ясадык.Һәр эшкэ тырышлык,сабырлык кирәк шул.Җиләкле җәйләрнең яме,тәме дә хезмәттә күренә.

 

Калмия китапханә мөдире Галиахметова Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев