ЗАГС бүлегендә дә «урак өсте»
Җәй – кавышулар чоры. Мәхәббәт утында янган парлар язылышып гаилә коралар, матур планнар белән киләчәккә атлыйлар. Шуңа күрә дә ЗАГС хезмәткәрләре өчен июль-август ае чын мәгънәсендә «урак өсте» була. «Быелгы җәйдә дә шулаймы?» – дип, без район гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинага мөрәҗәгать иттек.
– Эльвира Ринатовна, быелгы «уңышларыгыз» ничек, өйләнешүчеләр саны арттымы?
– Ел башыннан бездә 147 пар язылышты. Уртача 23-30 яшьтәгеләр никах терки, өлкәннәр дә юк түгел. Кәләшләргә 23-25, кияүләргә 25-30 яшь чамасы. Аннан соң, күп еллар язылышмый яшәгән парлар да килеп теркәлү үтәләр. Әйтик, әле күптән түгел генә егерме ел бергә яшәгән пар килеп язылышу турында таныклык алды. Күрше районнар белән чагыштырганда бездә өйләнешүчеләр күбрәк. Мәсәлән, Минзәләдә 67 пар язылышкан. Актанышта да шул ук сан.
– Иң өлкән кияү һәм кәләшнең яшьләрен беләсе килә. Мәхәббәт яшькә карамый, диләр бит.
– Быел Куады авылыннан 61 яшьлек кияү 60 яшьлек ханымга өйләнде. Суровкада яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз 60 яшьтәге иргә кияүгә чыкты.
– Язылышучылар саны арту шатлыклы хәл, әлбәттә, ә менә аерылышучылар арттымы, кимедеме?
– Быел 93 пар аерылышты, узган ел бу вакытка 61 гаилә таркалган иде. Аерылышуларның төп сәбәпләре һәрберсенең үзенчә, күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр аерылыша. Араларында ун ел, аннан да күбрәк бергә яшәүчеләрнең булуы аяныч. Аерылышуның төп сәбәпләре – гаиләдә акча җитмәү, хыянәт итү, гел ызгышып тору.
– Сезгә язылышырга кайлардан киләләр, Тукай районы халкына гына хезмәт күрсәтмисез бит?
– Хәзер никахны законлы теркәү өчен прописка кирәкми. Быел 7 чит ил гражданины белән язылышучыларны кабул иттек. Болар – Таҗикстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Төркия, Мисырдан килгән кешеләр. Күбрәк үз динендәгеләр белән өйләнешәләр. Шулай ук Мисыр егете рус кызына да өйләнде.
– Яшь гаиләләр барлыкка килгән саен балалар туу да арткандыр?
– 205 сабый дөньяга аваз салды, узган ел бу сан 204 иде. Бала тудыру йорты шәһәрдә булгач, күпчелек гаиләләр әни кешене тудыру йортыннан чыгарганда балага шунда ук таныклык алалар.
– Яңа туган сабыйларга нинди исемнәр кушалар? Популяр исемнәр нинди?
– Кызларга соңгы араларда Мәрьям, Ралина, Амалия, Мия исемнәрен күбрәк кушалар. Үзгә исемнәргә килгәндә, бер сабыйга Забава дип исем бирделәр, берсе исә Айлин булды. Рус гаиләләре күбрәк Анастасия, Милена, Стефания кебек исемнәрне өстен күрәләр.
Малайларга исә татар гаиләләре Раян, Әмир, Дамир, Габделгазиз, Әбүбәкер, Әбдерәхим, Аяз, Яхъя кебек исемнәрне сайлыйлар. Рус исемнәре арасында Данил популяр. Күп балалы гаиләләр дә районда шактый. Әле күптән түгел генә «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче бер гаиләдә 11нче сабый туды, аңа Василиса дип исем куштылар.
– Туа торалар, китә торалар – ә тормыш дәвам итә, дигән бер философ. Үлүчеләр саны хакында да әйтеп китсәгез иде.
– Быелның 7 аенда 386 кеше арабыздан китте, узган ел белән чагыштырганда бу 28гә күбрәк. Июль аенда гына да 75 кеше бакыйлыкка күчте. Сәбәпләре төрле: яшьләр бәхетсезлек очрагына яки юл-транспорт фаҗигасенә юлыга, өлкәннәрне чирләр алып китә. Картаеп үлүчеләр дә юк түгел, әйтик, берәү 98 яшендә вафат булды.
– Өйләнешергә теләүчеләр ЗАГСка гаризаны күпме вакыт алдан бирергә тиеш?
– Хәзер язылышырга теләгән айны һәм көнне сайлап, дәүләт хезмәтләре порталы аша ярты ел алдан да гариза бирергә мөмкин. Шуны да әйтәсе килә, соңгы вакытта безнең ЗАГС бүлегенә килүчеләр саны артты – кемдер документларындагы хаталарны төзәттерә, таныклыкларын алыштыра. Июль аенда гына шундый гаризалар 100дән артык булды.
– Гомумән, ЗАГС эшендә соңгы вакытларда нинди яңалыклар барлыкка килде?
– Иң мөһиме, бердәм федераль база булдырылды ЕГР ЗАГС дип аталган бу реестрда бөтен мәгълүмат туплана. Кемнәр туа, кемнәр үлә, барысы да шунда. Хәзер өйләнешү яки аерылышу турындагы мөһерне паспортка теләге булганнарга гына куябыз.
– Тукай ЗАГС бүлеге хезмәтен тагын да яхшырту өчен нинди теләкләрегез бар?
– Бүгенге көндә тантаналы язылуларны теркәү өчен мөмкинлегебез юк. Өйләнешүчеләр күп кунаклар белән киләләр, барысын да сыйдыра алмыйбыз. Яшьләрнең авылда язылышасы килми, шуңа күрә безгә киләләр. Туйлары да шәһәрдә үтә. Башка район үзәкләрендәге кебек матур залларда никахларны теркәүне булдырырга иде. Безгә килүчеләр һаман саен арта бара, без моңа бик шатбыз.
Мирһади Разов сөйләште.
/ Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев