14 август 2021 яңалыклары
-
Көтә белгәннәргә килә ул бәхет!
Нинди генә кыенлыклар, үтеп чыга алмастай киртәләр, түзеп булмаслык михнәтләр, рәнҗетү-җәберләүләр белән сынамый язмыш адәм баласын! Мәхәббәтнең дә давыллы яңгырларда, ачы җилләрдә кыйналганнан соң да сафлыгын-пакьлеген югалтмый торганын меңнәрнең беренә, бары тик көтә белгәннәргә бирә ул. Бу язмамның герое Миләүшә апа сөйгән ярын 50 елдан соң көтеп алган. Тик әлеге мәхәббәт тарихын яхшы белгәнгә, ул кылган гамәл сокланудан бигрәк, тетрәндерде мине...
-
Картлыклары – шатлык
Князево авыл җирлегенә «Татарстан» совхозы поселогы, Чыршылы, Казиле авыллары, Сосновый Бор поселогы керә. Җирлек үзе бер кечерәк район үзәге кебек. Пенсионерларның да шактый булуы бәхәссез. Шуңа күрә ветераннар белән эшләү бу авылларда яхшы куелган.
-
Спас ярминкәсендә катнаштык
«Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йорты каршында эшләүче «Русский звон» фольклор коллективы һәм Новотроицкое авылының «Новый век» ансамбле Алабуга шәһәрендә үткән XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашты.
-
ЗАГС бүлегендә дә «урак өсте»
Җәй – кавышулар чоры. Мәхәббәт утында янган парлар язылышып гаилә коралар, матур планнар белән киләчәккә атлыйлар. Шуңа күрә дә ЗАГС хезмәткәрләре өчен июль-август ае чын мәгънәсендә «урак өсте» була. «Быелгы җәйдә дә шулаймы?» – дип, без район гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинага мөрәҗәгать иттек.
-
Авылны игенчеләр яшәтә
Республикабыз кырларында урып-җыю эшләре тәмамлануга якын-лаша. Соңгы мәгълүматларга караганда, басу-кырлардагы ашлыкның 83 проценты урып-җыелган, хәзерге вакытта язгы бодайны суктыру ба-ра. Татарстан буенча гектарыннан 15,7 центнер уңыш чыга. Бүген рес-публикада барлыгы 2 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Безнең ра-йон уңыш буенча алда бара – җирлегебез басу-кырларыннан бер гектар-дан уртача 22,7 центнер ашлык алына. Бу уңышларда район җирлеген-дә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыкларының да өлеше зур. Кал-мия авылында эшләп килүче «Вилданов» КФХда арпаның гектарыннан 25,1 центнер, язгы бодайдан 23 центнер уңыш чыга. Уртача уңыш гек-тарыннан 24,4 центнер тәшкил итә. «Яздан бирле бер тапкыр да яңгыр төшмәгән басулар бар. Шуңа да, елына карата, бу күрсәткеч яхшы», – диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.