Көтә белгәннәргә килә ул бәхет!
Нинди генә кыенлыклар, үтеп чыга алмастай киртәләр, түзеп булмаслык михнәтләр, рәнҗетү-җәберләүләр белән сынамый язмыш адәм баласын! Мәхәббәтнең дә давыллы яңгырларда, ачы җилләрдә кыйналганнан соң да сафлыгын-пакьлеген югалтмый торганын меңнәрнең беренә, бары тик көтә белгәннәргә бирә ул. Бу язмамның герое Миләүшә апа сөйгән ярын 50 елдан соң көтеп алган. Тик әлеге мәхәббәт тарихын яхшы белгәнгә, ул кылган гамәл сокланудан бигрәк, тетрәндерде мине...
Мин аларны базарга чыккан җиремнән, уйламаган-көтмәгәндә очраттым һәм, могҗизаи хәл күргәндәй, имәнеп киттем. Кадерлесенең иңнәренә сыенып барган бу апаның нурлы карашы шулкадәр таныш иде миңа... Башымда мең төрле уй бөтерелде. Аның елмаеп исәнләшүенә дә кисәк кенә җыелып җавап бирә алмадым. Каршылыклы уйлар миемне боргычлады, ерак яшьлектә калган, ләкин бер генә көне дә онытылмаган күңелсез вакыйганы искә төшерде. Йөрәк түрендә аның юлдашына карата әле дә сүнмәгән нәфрәт хисем кабат дөрләп кабынды. Фәргать абыйга карамаска тырышып, Миләүшә апаны кочып алдым һәм кабат аерым гына очрашырга вәгъдәсен алдым.
Ә үзем әлеге очрашудан соң озак кына тынычлана алмадым. «Я, илаһым, шундый олы хыянәттән дә өстен калган мәхәббәт нинди соң ул?! Тәүге саф хисләреңне таптап, сине кайчандыр мәсхәрә иткән, иң авыр чагыңда йөз чөереп, ташлап киткән адәмне ничек итеп гафу итәргә була?! Газиз кешеңнең хыянәтеннән соң, нахак сүзләр ишетә-ишетә, типкәләнеп яшәгәндә, кайда булган соң ул?! Шул кешене ничек итеп яратып була! Минем аңым-акылым кабул итүдән ерак хакыйкать иде бу. Кабат очрашып сөйләшкәнче, уйларымда Миләүшә апа белән кабат-кабат бәхәсләштем, үртәлдем, аның өчен җаным әрнеде. Сорауларым бихисап күп җыелган иде. Ә ул якын туганын күргәндәй, кочагына алып, иңнәремнән сөйде дә бөтен тискәре уйларымны берьюлы сыпырып төшерде. Минем аптыраулы йөземә карап, нәкъ яшьлектәгечә рәхәт итеп, чыңлап көлде.
– Үскәнем, мин бит шушы көнне 50 ел көтеп яшәдем. «Аллаһым, тәүге мәхәббәтем белән кавышып яшәр өчен тик бер генә ай булса да бирсәңче», – дип ялварып сорадым. Килде ул көн. Икебезнең дә гомер иткән юлдашларыбыз бер-бер артлы мәңгелеккә күчкәч, тәвәккәлләдек. Бөтен авылдашлар алдында йөземне аклап, никах укыттык. Әрнүле-газаплы көннәр, йокысыз төннәр кичерергә туры килгән мәрхүм әти-әниемнәрнең дә рухы сөенгәндер дип уйлыйм. Ата-ана өчен баласының бәхете барысыннан да өстенрәк бит! Инде менә кушылганыбызга узган атнада 2 ел да 4 ай булды. Бергә булган һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә тырышам. Сөеклемнең аякларына кадәр юып яткырам. Буыннары сызлый аның. Ә миңа ул янымда булса, берни дә кирәк түгел. Бер елмаеп рәхмәт әйтүенә дә көне буе очып йөрим! – диде ул сабый балаларча эчкерсез елмаеп.
Ышанам, Миләүшә апа, ышанам. Синең кояштай якты йөзеңә, эчке нур, тыйнак наз сирпеп балкыган зәңгәр күзләреңә карагач, чыннан да, Мәхәббәтнең илаһи көченә инанмый мөмкин түгел. Хәер, андый кабатланмас сөю хисләрен кичерү бәхете һәркемгә дә тәтеми. Яшерен-батырын түгел, вакыты җиткәч, кияүгә чыгып, балалар үстереп, оныклар сөеп, тыныч кына, бер җайга гомер иткән парларның бер-берсенә булган хисләре картлыкка килеп җиткәндә күнегү һәм хөрмәттән узмый. Гомер көзеңә очкыны да калмагач, әллә мәхәббәт дигәне безнең урам аша узмыйча, башка тыкрыклардан уратып узды микән?! Әллә инде үзебез ярата белмәдекме?
Бер мизгелдә ташкындай талпынып яңарган хатирәләрне барлыйм. Моннан 50 ел элек бөтен якын-тирәне шаулаткан ул хәлне онытырлык кынамы соң! Без – 5-6 сыйныфта укучы үсмер кызлар. Миләүшә апаның район педагогия көллиятендә укып йөргән чагы. Иптәш кызы белән ял саен авылга кайтып йөриләр. Әтисе, бригадир Рәхим абый, яраткан кызын 25 километрдан барып ала, илтеп куя. «Минем “зәңгәр чәчкәм” укытучы була», – дип мактанырга ярата. Чыннан да, чибәрлеге күзнең явын алырлык иде Миләүшә апаның. Андый калын озын толымнар авылда ике-өч кызда гына булгандыр. Сылу гәүдәсенә килештереп кигән күлмәкләрен дә үзе тегә иде ул. Әниләре Мәхтүмә апа оста тегүче булгач, кызларының да тегүгә кулы ятып торгандыр. Сызылып киткән кашлары астыннан тутырып караган сөрмәле зәңгәр күзләре кемнәрнең генә тынычлыгын алмагандыр! Клубтагы кичәләрдә дә, җыеннарда да иң шәпле егетләр аның тирәсендә бөтерелде. Ә Миләүшә апа, ни сәбәпледер, күрше авылдан кунакка килеп йөрүче егетне сайлады. Сүз дә юк, төсе-буе килешеп торган матур, ыспай егет иде Фәргать абый. Миләүшә ападан 2-3 яшькә зуррак. Кичләрен Ык буйларында җитәкләшеп йөргәннәрен, көймәдә йөзгәннәрен бөтен авыл күреп-белеп торды. Ә безнең ише яшь-җилкенчәк сокланып, бераз гына көнләшеп күзәтте аларны. Безнең уйлавыбызча, мондый матур, саф мәхәббәтнең ахыры бары тик бәхетле никах, туй белән таҗланырга тиеш иде...
Миләүшә апа көннән-көн гүзәлләнә генә барды. Тәмам ачылып җиткән роза гөледәй балкыды, сокландырды! Үзе, утка талпынган күбәләктәй, гел Фәргать абый тирәсендә бөтерелде. Мәрхүмә әбиемнең шул көннәрдә тыелып кына әнием белән серләшкәндә: «И Аллаһым, бигрәк иркенгә куя Мәхтүмә кызын, ялгышмаса гына ярар иде. Егет артык шомага ошаган!» – дигән сүзләре әле дә хәтеремдә.
Ниләр эшлисең, ялгышты шул Миләүшә апабыз! Өч ел дәвамында җәен-язын, көзен-кышын ике авыл арасын таптаган егет бервакыт юкка чыкты. «Ташлашканнар икән, өйләнәсе килмәгәнгә, куркып качкан икән», – дигән гайбәт бик тиз таралды. Күпләр әти-әнисен ваемсызлыкта, йомшаклыкта гаепләде. Ыспай егет башка күренмәде. Чәчәге коелып, шиңеп калган гөлдәй, төсмерләре коелып йөргән Миләүшә апа да күпмедер вакыттан соң авылга кайтмас булды. Соңрак барыбер хәбәре ишетелде. «Корсак төшерткән икән, бичара. Тегесе өйләнмәгән, Казанга ук ычкынган», – диделәр.
Гайбәт сүзе кешене үтерә, диюләре хактыр. Моңарчы башын горур тотып, төп-төз басып йөргән Рәхим абыйның да башы түбән иелде. Авылыбызның бик тә абруйлы кешесе иде ул. Яраткан кызы турындагы гайбәтләр йөрәген, бәгырен телгәндер. Аның йорт саен кереп: «Минем “зәңгәр чәчкәм” андый түгел, зинһар өчен, тузга язмаганны сөйләп йөрмәгез!» – дип инәлеп-ялварып сорап йөргәнен мәңге онытасым юк! Авылда исә бер сүз киткән икән, мәңге туктатам димә. Кая барсаң, шунда сөйләделәр...
Миләүшә апа шул китүдән авылга әйләнеп кайтмады. Озак та үтми, Рәхим абый белән Мәхтүмә апа да, туган нигезләреннән кубарылып, район үзәгенә күчтеләр. Халык гайбәтеннән арына алмабыз дигәннәрдер инде. Тагын ике елдан Рәхим абыйның вафат булуын ишеттек. Йөрәге тоткан, диделәр. Җанына тынычлык таба алмаган, күрәсең. Фәргать абыйның әти-әниләренә барып, өйләнсен инде малаегыз, баламны бәхетсез итмәгез, зинһар, дип елап сораган, диләр.
Ә Фәргать абый Казанда башкага өйләнгән булып чыкты. Гомер буе шул хатыны белән яшәп, балалар үстергән, оныклар сөйгән ул. Ә Миләүшә апа 18 яшендә ясаган аборт аркасында гомерлеккә бала табу бәхетеннән мәхрүм калган. Аның да гаилә бәхетен корасы килгән. Тормышка чыгып та караган, ләкин ире: «Миңа кыз килеш чыкмадың, кемнәр белән себерелдең?» – дип бер битәрләсә, «Ник балага узмыйсың?» – дип көне-төне кыйнаган-җәберләгән. Унбиш еллап шундый газапта яшәгәннән соң, барыбер аерылырга мәҗбүр булган.
– Шуннан соң бәхетемне сынамаска булдым. Күпме көтәргә язган булса, Фәргатемне шулкадәр көтәргә булдым. Картлыгымда гына булса да кавышсак иде дип өметләнеп яшәдем. Ничә еллар аның тормышы, гаиләсе белән кызыксынып тордым. Һәр Сабан туена аның белән бер генә тапкыр булса да очрашырга өметләнеп, бер елмаеп каравына ымсынып кайта идем. Хатыны белән култыклашып, балаларын җитәкләп Сабан туе мәйданы аша узганда, йөрәкләрем өзелеп кала иде. Тик мин көттем. Сабырсызланып елап ятмадым. Авыл бәйрәмнәренә дә иң матур костюмнарымны киеп чыга идем. Бары тик аның өчен генә матур буласым килде. Шушы көтүем 50 елга сузылды...
Беләм, үскәнем, минем мәхәббәтемне күпләр аңламый. Хәтта бертуган сеңелем дә Фәргать абыең белән кушылу турында ишеткәч, битәрләп атты. «Син бит әтиебез рухына хыянәт итәсең», – дип тәкрарлады. «Нишлим, миңа аннан башка беркем дә кирәк түгел. Иртә таңнан торып, хуш исле коймаклар пешереп, үләнле чәйләр әзерләп уятам мин җаныкаемны. Аның елмаеп әйткән бер рәхмәте белән көннәр буе очынып йөрим. Бергә күпме гомер язгандыр, булганын бәрәкәтле итсен. Икебез дә бүген мәчеткә йөрибез. Изге догаларымда кадерлемне ярлыкавын сорыйм. Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый бит. Янәшәмдә ул булганда, ул яшәгәндә миннән дә бәхетлерәк кеше юк, – диде Миләүшә апа саубуллашкан чакта.
Аның алмаюлы карашы әле дә күз алдымда. Чыннан да, карлы-буранлы кыштан соң барыбер ямьле яз килә. Кабатланмас балкышлары, яңарып бөреләнгән хисләре, тәүге умырзая гөлләренең саф сулышы, җырга тиң тәүге мәхәббәте белән. Миләүшә апа әнә гомер көзендә булса да бәхет язын көтеп алган. Болытлы, караңгы төннәрдән соң, күңел офыкларын яктыртып чыккан кояшына сөенеп туя алмый ул. Мөлдерәп тулган бәхетенең һәр тамчысын шөкерана кылып эчә...
Рәзинә Насыйбуллина.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев