Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз өендә үлгән

Үткән атанада, Калиновка авылының Карл Маркс урамында урнашкан йортта янгын чыга. Кызганычка каршы, әлеге янгынада йорт хуҗасы, 1959 елда туган ир-ат һәлак була. 

Һәлак булган ирнең туганы һәм йорт күршесе аңлатмасы буенча, бу йортта ул җәйге чорда гына торган, аны бакча йорты итеп тоткан. Шулай ук, аның сүзләрендә караганда, ир вакыт-вакыт исерткеч эчемлекләр эчсә дә, эчкечелек белән мавыкмаган, тәмәке тарткан. Янгын чыккан көнне, ягъни 17 августта ирнең туганы аның янына ике тапкыр кунакка кергән. Соңгы керүендә ир салмыш булган, янгын чыгуның сәбәбен дә һәлак булучының туганы тәмәке тартудагы саксызлыктан күрә. 
Янгын сүндерүчеләрнең тикшерүгә кадәр булган фаразы буенча, янгын тәмәкедән чыгып, йорт хуҗасы янгын вакытындагы төтеннән агуланып үлгән. Ләкин төгәл сәбәпне тикшерү эшләре күрсәтәчәк, дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге җитәкчесе Александр Сухорук.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев