Үз көчебез һәм дәүләт ярдәме белән эшлибез
Көзге муллык - уңыш бәйрәмен авыл хезмәткәрләре яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән каршылыйлар. Басуларыбызда әйбәт уңыш үстерелде, амбарларыбызга гәрәбәдәй ашлык кайтты. Терлекчеләребезнең дә шатланырлык күркәм эшләре бихисап. Кыскача әйткәндә, районыбыз авыл хуҗалыгы тотрыклы үсеш юлында, республикабызда әйдәп баручылар сафында. Бәйрәм алдыннан хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы...
- Хәйдәр Габдуллович, үтеп бара торган 2015 хуҗалык елы кайсы ягы белән истә кала?
- Быел игенчеләребезгә борчылырга да, шатланырга да туры килде. Чөнки май, июнь айларындагы коры һава шомга төшергән иде. Сабан туенда коеп яуган яңгырлар шигебезне таратты. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, үсемлекләрнең вегетация чорында явым-төшем 344 миллиметр (июльдә - 135, августта - 98, сентябрьдә - 32 миллиметр) җир катламын дымландырып, иген үсешенә уңай йогынты ясады. Шулай да август яңгырлары уракны шактый тоткарлады, югалтулар булмагае дип шикләндек. Бөртеклеләр мәйданы күп бит, 45260 гектар. Шуның 26 меңе яхшы сыйфатлы орлык өчен, элиталы, супер элиталы орлыклар алу өчен чәчелде. Хуҗалыклар иң элек үз ихтыяҗларына тулысынча орлык туплый алдылар. «Кама» агрофирмасы аеруча яхшы шөгыльләнде. Аның орлык заводы арпаның «раушан», «нур», «орлеан», бодайның «симбирцит», «экадо - 66», «экадо - 109», «маргарита» һәм «йолдыз» сортларын чистартып, калибрлап, киләсе ел уңышына яхшы нигез әзерләде. Башка хуҗалыкларда да эш уңай бара.
- Сентябрь аеның озын матур әбиләр чуагы кыр эшләрен нигездә төгәлләргә ярдәм иткәндер инде.
- Әлбәттә, ун көн эчендә көзге чәчүне вакытында башкарып чыктык. Игенчеләребез көзге культуралар күләмен быел арттыра төштеләр. Быел ул 14 мең гектар били. Бу исә бөтен чәчү мәйданының өчтән бере дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә киләсе елда уракны июль аенда башлап, сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы хәл ителер дип саныйм.
- Укучыларыбызны быелгы урак нәтиҗәләре кызыксындыра. Соңгы мәгълүматлар нидән гыйбарәт?
- Ел уңышлы тәмамланды. Игенчеләребез тулаем 133,8 мең тонна уңыш җыеп алдылар. Бу гектарыннан уртача 29,6 центнер дигән сүз.
Игенчелек культурасы югары булган, агротехника чараларын үз вакытында төгәл башкарган хуҗалыкларыбыз тагын да югарырак уңышларга ирештеләр. Андыйлардан «Гигант» хуҗалыгын әйтәсе килә. Гектардан 53,1 центнер уңыш алып, районда гына түгел, республикада югары күрсәткечкә иреште. «Ирек» - 45 центнер, «Алмаз» - 42,6, Сәйдәшев исемендәге - 35,5, «Кама» агрофирмасы - 35,1, «Биклән» - 32,5, «Чаллы яшелчәсе» 30,5 центнер уңыш белән сөендерделәр. Хуҗалыклар үзләрен тулысынча яхшы сыйфатлы орлык һәм фураж белән тәэмин иттеләр.
- Белүемчә, Хәйдәр Габдуллович, быел язын чәчү мәйданына люпин дигән яңа культура килеп керде. Ул кайсы ягы белән файдалы, үзен ничек күрсәтте?
- Әйе, быел беренче тапкыр люпин дигән культураны үзләштерә башладык. Аның өстенлеге нәрсәдә? Бөртегендә 30 проценттан артык аксым бар. Бу исә катнашазык әзерләгәндә аның составына кушып, азыкның сыйфатын, энергетик көчен арттыра. «Кама Беконы» хуҗалыгында люпинның гектарыннан 44,5 центнер уңыш алдылар. Быел ул культура районда 470 гектарда игелсә, киләчәктә агрофирма мәйданын тагын да арттырырга ниятли.
- Шәһәр яны районы буларак яшелчә, бәрәңге игүгә дә игътибар зурдыр. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
- Яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары шактый: 410 гектар бәрәңге, 163 гектар яшелчә үстердек. Бәрәңгене Минталип Миннеханов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Шилнә» җитештерү кооперативы, Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары үстерә, гектардан уртача 236 центнер уңыш алынды. Яшелчә исә «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында. Биредә кәбестә, кишер, чөгендер үстерелә. Һәркайсыннан мул уңыш җыела, 62 гектар кәбестәнең 50 гектары җыеп алынды, гектарыннан 800 центнер уңыш чыга. Аны җыеп урнаштыруда хуҗалык эшчеләреннән тыш, районның бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм Чаллы педагогия институты студентлары зур булышлык күрсәтә. Хезмәтләре өчен зур рәхмәт аларга.
- Соңгы елларда районда шикәр чөгендере игүгә керешеп, мәйданнары да артып бара. Моны кайсы хуҗалыклар игә?
- Әйе, районыбызда бу техник культура 3017 гектарда игелә. «Кама» агрофирмасы җирләрендә үстерелә ул. 9 октябрьгә 1700 гектары алынып, кагатларга салынды һәм шикәр заводына озатыла. Гектарыннан уртача уңыш 385 центнер тәшкил итә. Әйбәт күрсәткеч дияр идем.
- Игенчелекне терлекчелекнең нигезе диләр. Игенчеләребезнең уңышы терлекчелеккә уңай йогынты ясыйдыр инде.
- Әлбәттә, шулай. Азык культураларын гына алыйк, терлекләрне кышлату чорына тупас һәм сусыл азыклардан 36 мең тонна азык берәмлегенә тиң азык әзерләнде, ягъни бер шартлы терлеккә 26 центнер азык берәмлеге туры килә. Узган елдан калган азык запасын да исәпкә алып, терлекләрнең баш санын киметмичә, продукция алуны арттырып, кышлатуны уңышлы башкарып чыга алырбыз дип уйлыйм. Дәүләтебез шәхси хуҗалыкларда сыерлар һәм кәҗәләр асрауны кызыксындыру өчен 5,5 млн сум акча бүлеп бирде.
- Дәүләт ярдәмен тоеп начар эшләп булмый, билгеле.
- Әйе, терлекчелекне үстерү юнәлешендә дәүләтебезнең даими кайгыртучанлыгын тоеп эшлибез. 9 айда районда 20,6 мең тонна сөт җитештерелде. Бу исә узган елның шушы чорына караганда 103 процент тәшкил итә. «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары яхшы эшли, һәркайсы 3,1 - 2,5 мең тонна югары сыйфатлы сөт җитештерде инде.
- Республикада терлекчелекне үстерүгә терлек абзарларын капиталь ремонтлауга кагылышлы өч еллык программа кабул ителде. Ул районда ничек тормышка ашырыла?
- Хуҗалыклар бу программага бик теләп кушылдылар. Ул терлек биналарын төзүгә һәм төзекләндерүгә, яңа силос базлары коруга юнәлдерелгән. Терлек абзарларын төзекләндерүче хуҗалыкларның 30 процент чыгымын хөкүмәт үз өстенә ала. Бу программада «Ирек», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Касакин», «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыклары, Сәйдәшев исемендәге, «Ярыш», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары якыннан катнаша. Яңа силос базлары төзүченең һәркайсына 400 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.
Ферма торакларын яхшылап төзекләндергәндә, дәүләт программасыннан файдаланып, «Ярыш», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар сыерларын бәйләүсез ысул белән асрауны күздә тотып эшлиләр. Бу алым савучыларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрә, саву процессындагы авырлыкларны киметә. Фермага яңа технологияләр килә, сыерларны җылы су белән тәэмин итү, сөтне турыдан-туры үткәргечләр аша куу һәм башка яңалыклар кулланыла.
- Заманча техника авыл хуҗалыгының башка тармакларына да килә торгандыр инде.
- Әйе, берничә ел элек кенә хуҗалыкларда иске техника - тракторлар, комбайннар өстенлек итә иде. Бүгенге көндә техника паркы ел саен яңа, җитештерүчән техника белән тулылана. Бу эштә республикабызда киң таралган 60:40 программасы ярдәм итә, ягъни техниканың тулы бәясенең 40 процентын дәүләт үзе түли, ә 60 проценты хуҗалыкның үз өстендә. Шушы программага таянып, агымдагы елда «Кама Беконы» ике «Джон Дир», «Камский» «Акрос» комбайннары, күп кенә хуҗалыклар МТЗ 1221, МТЗ-80 тракторлары алдылар. Шушы ук программадан 3 сыеры булган шәхси хуҗалыклар да файдалана. Әлеге программага таянып, 15 шәхси хуҗалык саву аппаратлары сатып алды инде.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән районыбыз республикада алдынгылар сафына чыкты. Агымдагы елда районда 93,8 мең тонна ит җитештерелде. Бу исә үткән елга карата 105 процент тәшкил итә. Аеруча «Чаллы-бройлер» җәмгыяте тырышлыгын билгеләп үтәсе килә. Ул 56,6 мең тонна кош ите, «Кама Беконы» - 35,7 мең тонна дуңгыз ите җитештерде. Бу күрсәткечләр республикабыз күләмендә иң яхшылардан исәпләнә.
Бәйрәм уңаеннан барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен чын күңелдән котлыйм. Һәркемгә корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев