9 октябрь 2015 яңалыклары
-
Җан җылысын биреп оештырылган чаралар әби-бабайлар күңеленә хуш килде
Районда өлкәннәребезне хөрмәтләп, аларга игътибар күрсәтү максатыннан төрле очрашулар, матур концертлар үтүе дәвам итә. Редакциябез почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар, әнә шул хакта.
-
Китапханәчеләр укытучылар өчен сюрприз әзерләгән
Яңа поселогы мәктәбендә һөнәри бәйрәмнәре көнендә укытучыларны иртәнге сәгать җидедән үк холлда матур музыка астында, котлау сүзләре әйтеп каршыладык. Һәр укытучыга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттек. Безнең көтелмәгән бу гамәлебездән күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады, кемнәрдер рәхмәт әйтеп елмаеп кабинетларына юл алды. Үзләре әзерләгән чәчәк букетлары белән безгә мәктәп укучылары да...
-
Рәсимә Барбашова: «Бар күңелем белән авылга береккән кеше мин»
Очрашкач та бу мөлаем ханымның нур сирпеп торган ачык төстәге күзләре, тыйнак елмаюы мине үзенә әсир итте. Сөйләшү барышында әйткән һәр сүзе аның никадәр тирән фикерләүче, сабыр табигатьле кеше икәнен ачып бирде. Моның һәммәсе дә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул бригадасында ферма мөдире булып эшләүче Рәсимә Барбашова хакында.
-
Үз көчебез һәм дәүләт ярдәме белән эшлибез
Көзге муллык - уңыш бәйрәмен авыл хезмәткәрләре яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән каршылыйлар. Басуларыбызда әйбәт уңыш үстерелде, амбарларыбызга гәрәбәдәй ашлык кайтты. Терлекчеләребезнең дә шатланырлык күркәм эшләре бихисап. Кыскача әйткәндә, районыбыз авыл хуҗалыгы тотрыклы үсеш юлында, республикабызда әйдәп баручылар сафында. Бәйрәм алдыннан хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы...
-
Һава шартлары машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бик игътибарлы булуларын сорый
Һава торышы кинәт суытты, соңгы берничә көндә явым-төшемнәр дә күп булды. мондый шартларда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә юлда бик игътибарлы һәм сак булуы сорала. Район ЮХИДИ бүлеге мәҗбүри булмаганда ерак юлга чыкмаска, мөмкин булганча җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакыра. Автомобиль хуҗаларына җәйге тәгәрмәчләрне соңга калмыйча кышкыларына алыштырырга киңәш итә. Гомумән,...
-
Укытучыларга укучылар дәрес биргән
Кече Шилнә мәктәбендә Укытучылар көнендә педагогларны аларның укучылары алыштырды һәм алар өчен дәресләр үткәрде. Бу укучылар өчен күңелле дә, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы да булды. Шулай итеп, без балаларга белем бирүнең нинди авыр, түземлелек сорый торган эш икәнен үзебез татып карадык. Һәм бүген безнең барлык укытучыларыбызга шундый хезмәтләре...
-
Республикакүләм тантанада катнаштылар
7 октябрьдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Корстон»да үткән әлеге тантанага бездән район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендә 16 кеше чакырылган иде. Президент быелгы елның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен җиңел булмавын билгеләп үтте, агросәнәгать комплексында эшләүче һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Аннары аеруча...
-
Көз “Якты юл” газетасы укучыларына илһам бүләк итә
Быел көз әбиләр чуагы белән куандырды. Көннәр җылы торды, табигать кояш нурларына коенып, матур төсләре белән күзләрне иркәләде. Мөгаен, нәкъ менә шул чор безнең даими укучыбыз Асия апага илһам китергәндер дә инде, ул кичерешләрен, гадәттәгечә, шигьри юлларга салган. Аның редакциябезгә юллаган иҗатын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. Кар-бураннарга карамастан, шул...