Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язның бер көне ел туйдыра

Районыбызда 60132 гектар сөрүлек җирдә басуларны язгы тырмалауга керештеләр. Басу-кырларда туфракка кертелгән ашлама бөртеклеләргә, техник культураларга, үсемлекләргә туклану булып хезмәт итсен өчен бу эшне тиешле срокларда уздыру өчен алдан ук барлык чаралар да күрелгән.

Язгы көн ел туйдыра дип аксакаллар юкка гына әйтмәгән. Яз – булачак уңышның язмышы хәл ителгән ел фасылы. Шуңа да районыбыз аграрийлары язгы чәчү эшләренә ныклы әзерлек белән керде – авыл хуҗалыгы техникасы тулы куәтенә эшләрлек. Техника ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шунысын да әйтергә кирәк, техника өчен ташламалы бәядән – литры 45 сумнан җитәрлек күләмдә дизель ягулыгы кайтарылган. 
– Һава торышы җылынуга таба бара. Шуңа күрә кырларда дым каплату эшен вакытында башкару мөһим. Бу агрочараны вакытында үтәп чыгу өчен җирлегебездәге барлык хуҗалыкларда, ҖЧҖләрдә, КФХларда  кырларны тырмалау – дым каплату эше тулы куәтенә бара. Игенче, гомумән авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган кеше һава торышының уңай килүен файдаланып калырга тырыша. Җирлегебездәге «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында, «Ярыш» ҖЧҖе,  «Парадиз» ҖЧҖе, «Камский бекон» ҖЧҖдә бу эш 2 сменада, ягъни тәүлек әйләнәсенә оештырылган. 
Язгы чәчүне уңышлы гына башлап җибәрүче аграрийлар да бар. Бордыдан Гәрәеф Илшат крестьян-фермер хуҗалыгы  язгы чәчүгә төште – 50 гектар җирдә борчак чәчте. Хәзергесе вакытта «Кама» агрофирмасы борчак, арпа чәчү белән мәшгуль. «Парадиз» ҖЧҖендә шикәр чөгендере чәчүгә әзерлек бара. Бүген алар 160 гектар җирдә көнбагыш чәчү эшенә керештеләр,  – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов. 
Хәзерге чорда, дөньяда барган вәзгыятьне истә тотып, авыл хуҗалыгы продукциясе белән халыкны тулысынча тәэмин итү – көнүзәк мәсьәлә. Район аграрийлары язгы чәчүне үзвакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланалар.

/ Р.Зәкиев фотосы.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев