29 апрель 2022 яңалыклары
-
“Туган телдә җырлый чишмә” смотр-конкурсының гала-концерты уза
Районда “Туган телдә җырлый чишмә” смотр-конкурсының сайлап алу этабы тәмамланды. Бәйгенең әлеге этабында барлык 23 авыл җирлеге катнашты. Бүген, 29 нчы апрель көнне, Кнәз авылы мәдәният йортында авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында “Туган телдә җырлый чишмә” смотр-конкурсының гала-концерты узачак.
-
Авыру бала ярдәмгә мохтаҗ
30 нчы апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Наил Гаетбаевның "Кызлар килде авылга" дип исемләнгән хәйрия спектакле узачак.
-
Хисап тотырга онытма
Агымдагы елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
-
Яз шигърият ае
Яз - яңарыш , җиһанның яңадан уяну вакыты. Җир йөзендәге һәр тереклек яшәрә, матурлана. Кояш нурларының рәхәт иркәләве, кошлар сайравы,гөрләвекләр җыры кеше күңеленә илаһи көч, дәрт өсти.Иҗат итәр өчен мөмкинлекләр туа.
-
Язның бер көне ел туйдыра
Районыбызда 60132 гектар сөрүлек җирдә басуларны язгы тырмалауга керештеләр. Басу-кырларда туфракка кертелгән ашлама бөртеклеләргә, техник культураларга, үсемлекләргә туклану булып хезмәт итсен өчен бу эшне тиешле срокларда уздыру өчен алдан ук барлык чаралар да күрелгән.