Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы чакырылышта Тукай районыннан 37 егет солдатка алыначак

1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу язда районыбыздан 37 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Беренче төркемнәрне апрельнең 17се көнне озату планлаштырыла, дип хәбәр итә районның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы ярдәмчесе Сергей Вележев.

Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында язгы чакырылышта армия сафларына алыначак егетләр һәм әлеге поселокның югары сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды. Булачак солдатларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары тәбрикләделәр.

Тантанага җыелганнар алдында армия сафларына алыначак егетләр исеменнән Боерган авылы егете Ирек Арсланов чыгыш ясады. Аның абыйсы Муса Арсланов Президент полкында хәрби хезмәтен үтеп кайткан.

- Уйлавымча, Ватан ул - туган җир, туган ил, шулай ук туган авыл, торган йорт, әти-әни һәм барлык якыннар. Шуларның барысын да саклау, яклау Ватанга мәхәббәт буладыр инде. Мин дә үз теләгем белән армия хезмәтенә алынам, моны бер горурлык дип беләм. Армиядә алган тәҗрибә алдагы тормышта, һичшиксез, кирәк булачак, - диде ул үз чыгышында.

Алга таба тантана хәрби хезмәт, туган якка булган мәхәббәт җырлары белән дәвам итте. Шулай ук тамашачылар алдында Валерий Анисимов җитәкчелегендә театр коллективы да чыгыш ясады. Алар тамашачыларга «А зори здесь тихие…» повестеннән бер өзек тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев