Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Явым-төшем бары файдага гына», – диләр Тукай районы авыл хуҗалыгы белгечләре

- Өстән явып торган яңгыр эшләрне бераз туктатып торса да, уҗымар өчен бик шифалы. Апрельдәге явым-төшемнәр файдага гына. Аеруча, ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар. Ашламалар яңгыр белән эреп тизрәк туфракка керә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Галимҗан Шәйморатов. Бүгенге көндә районның басу-кырларында көзге...

- Өстән явып торган яңгыр эшләрне бераз туктатып торса да, уҗымар өчен бик шифалы. Апрельдәге явым-төшемнәр файдага гына. Аеруча, ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар. Ашламалар яңгыр белән эреп тизрәк туфракка керә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Галимҗан Шәйморатов.

Бүгенге көндә районның басу-кырларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше дә дәвам итә. Хәзергә район кырларында «туман» тукландыру агрегатлары эшли. Һава торышы очарга мөмкинлек бирмәү сәбәпле, «Кама» агрофирмасы ашлама кертүдә очкыч куллана алмаган. Бүгенге көндә район буенча көзге культуралар 5 мең гектар мәйданда, ә күпьеллык үләннәр 1 мең гектар мәйданда тукландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев