25 апрель 2017 яңалыклары
-
Тукай районында китап укуга кызыксынуны арттырдылар
«Язгы мәрхәмәтлелек айлыгы» кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары балигъ булмаган 7 бала белән Кнәз китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Белгечләр балаларны китапханә белән таныштырдылар, китап укуга кызыксыну уяттылар, бергәләп әкиятләр укыдылар, дип хәбәр итәләр үзәктән.
-
Тукай районында куркынычсызлык каешын такмыйлар
Бу көннәрдә район ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә «Тоннель» дип аталган профилактик рейдка чыгалар. Узган чара вакытында инспекторлар барысы 22 беркетмә төзеделәр. Кагыйдә бозуларның иң күбе куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Шундый 8 очрак теркәлде. Аннан кала - иминият полисыннан башка йөрүчеләр. Бу юлы мондыйлар 7 кеше булды. Гомумән, соңгы вакытта...
-
«Чаллы-Бройлер»га яңа җитәкче билгеләнде
Шушы көннәрдә «Чаллы-Бройлер» предприятиесенә яңа генераль директор билгеләнде. Бу вазифага компаниянең техник директоры булып эшләгән Айрат Гыйльфанов куелды. 2015 елдан «Чаллы-Бройлер»ның генераль директоры булып эшләгән Дилшат Ситдыйков «Тукай нәсел репродукторы» һәм «Яр Чаллы инкубаторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләренә директор итеп билгеләнде.
-
Тукай районы командасы «Аҗаган-2017» уенында призлы урын алды
Алабуга шәһәрендә «Аҗаган-2017» республика хәрби-спорт уенының зональ этабы узды. Биредә Татарстанның 6 районыннан һәрберсендә 14әр укучы булган командалар катнашты. Тукай районын «Аҗаган»да Ринат Исмәгыйлев җитәкчелегендәге Биклән урта мәктәбе командасы тәкъдим итте. Катнашучылар 9 этапта көч сынашты: «Россия тарихының сугышчан битләре» интеллектуаль уены, төз ату, ату коралын сүтеп-җыю, сафта тору әзерлеге,...
-
Тукай районыннан Камилла белән Илназның чираттагы олы җиңүләре
Хакимиятнең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев 9-12 март көннәрендә Воронеж шәһәрендә 1997-1999 елгы егет-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә ТР җыелма командасы составында 52 килограммлы үлчәү категориясендә бил алышып, беренчелекне яулаган халыкара категорияле спорт остасы - Круглое Поле поселогы кызы Камилла Елисееваны бүләкләде. Шулай ук...
-
Бөек шагыйребез Тукайның әсәрләрен ни дәрәҗәдә беләсез? (Тест)
Тукай әсәрләрен хәтерлисезме? http://tatar-inform.tatar/ сылтамасы буенча узып, тест сорауларына җавап биреп, бөек татар шагыйребезнең әсәрләрен белү-белмәвен ачыклый ала. Йәгез әле, карап-карыйк! http://intertat.ru/
-
Законсыз эшләтсәләр – хәбәр бир
Тукайлылар хезмәт килешүе төземичә һәм рәсми булмаган хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар. Бу турыда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат порталына мөрәҗәгать җибәрергә һәм 70-00-76 телефоны аша район башкарма комитетының «кайнар линия»сенә шалтыратырга була.
-
«Явым-төшем бары файдага гына», – диләр Тукай районы авыл хуҗалыгы белгечләре
- Өстән явып торган яңгыр эшләрне бераз туктатып торса да, уҗымар өчен бик шифалы. Апрельдәге явым-төшемнәр файдага гына. Аеруча, ашлама кертергә өлгергән хуҗалыклар оттылар. Ашламалар яңгыр белән эреп тизрәк туфракка керә, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең игенчелек буенча белгече Галимҗан Шәйморатов. Бүгенге көндә районның басу-кырларында көзге...