Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районыннан Камилла белән Илназның чираттагы олы җиңүләре

Хакимиятнең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев 9-12 март көннәрендә Воронеж шәһәрендә 1997-1999 елгы егет-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә ТР җыелма командасы составында 52 килограммлы үлчәү категориясендә бил алышып, беренчелекне яулаган халыкара категорияле спорт остасы - Круглое Поле поселогы кызы Камилла Елисееваны бүләкләде. Шулай ук...

Хакимиятнең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев 9-12 март көннәрендә Воронеж шәһәрендә 1997-1999 елгы егет-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә ТР җыелма командасы составында 52 килограммлы үлчәү категориясендә бил алышып, беренчелекне яулаган халыкара категорияле спорт остасы - Круглое Поле поселогы кызы Камилла Елисееваны бүләкләде. Шулай ук 20-23 март көннәрендә Смоленск шәһәрендә сумо буенча үткән Россия беренчелегендә Камилла Елисеева III урын яулаган бүлган. Моның өчен спортчы кызга район башлыгы медаль һәм диплом тапшырды. Соңыннан Васил Хаҗиев тагын бер район горурлыгы - спорт остасы кандидаты булган Биклән авыл егете - Илназ Рамазановны тәбрикләде. Әлеге көрәшче егет 17-19 март көннәрендә Стәрлетамак шәһәрендә көрәш буенча үткән Россия беренчелегендә I урын яулады.

Шулай ук район данын якларлык, яшүсмерләргә үрнәк итеп куярлык спортчылар тәрбияләгәннәре өчен Камилла белән Илназның тренерлары - Рафаэль Гыйззәтулин һәм Марат Мөхәммәдив та бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев