Яши белеп яши ул!
Тукай районы Новотроицкое авылында гомер итүче Асия Хәсәнованың күңеле тулы моң. Шул моңнарын: сагыну-сагышын, шатлык-сөенечен, борчу-хәсрәтен шигъри юлларга салып укучылары белән уртаклаша ул.
Асия ханым яши белеп яши. Ни рәвешле яши белеп яши ул? Аллаһ Тәгалә биргән иксез-чиксез нигъмәтләргә, тормыш-яшәешкә, бәрәкәтле гомеренә шөкер итә белүе белән. Игелекле эшен һәм изге гамәлен «Бисмилләһ» әйтеп башлавы белән. Тормышның һәр мизгелен тоюы, яшәүнең ямен белүе белән. Алсуланып аткан таңга сокланып, яңгырдан соң балкыган ягымлы кояшка сөенеп, ләйсән яңгырларга шатланып, кошлар сайравына хозурланып яшәве белән. Әнә шундый рухи байлыкка ия булган Асия ханым хисләрен кәгазь битенә күчерә.
Мәшәкатьле дими, сәфәр чыгарга ярата һәм юлларда үзенә рухи азык таба иҗади күңелле ханым. Юллары сикәлтәсез, сәфәрләре – хәерле булсын!
Тормышны, яшәешне, кешеләрне яратучы Асия Хәсәнованың дөньяда барган вәзгыятькә карата үз фикере. Ул никадәр генә нечкә күңелле, хисле кеше булмасын, кешелекнең киләчәгенә, яшәешкә, инсан гомере һәм язмышына кагылышлы мәсьәләдә салкын акыл белән эш итә белә. Халык мәкалендәгечә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Яшьләрне, гаилә коручы парларны әби-бабаларыбыз үрнәгенә ияреп, төптән уйлап карар кабул итәргә, сабыр булырга чакыра. (фото редакция чатына. Портрет әби)
-------------------------------------------------------------------------------------------------------
Новотроицкое авылында гомер итүче Асия Хәсәнованың шигырьләрен тәкъдим итәбез
Бисмилләһ – изге сүз
Бисмилләһ диеп башлыйм
Эшлисе эшләремне.
Изге сүз ярдәм итә
Көнем файдалы үтә.
Бисмилләһ әйтеп һәрвакыт
Чыгам сәфәрләремә.
Изге сүз ярдәм итә –
Юлларым шуңа уңа.
Бисмилләһ сүзен әйтик
Һәр адымыбыз саен.
Аллаһым саулыкны бирер
Китереп безгә җаен.
Изге догалар кылырга
Аллаһым насыйп итсен.
Изге теләкләр теләргә
Гомерләр озын булсын!
Табиб булып туган ул
(Район больницасында эшләүче терапевт
Розалия Куллахметовага)
Килә сезне мактыйсым:
Үзең чибәр, үзең яшь,
Кулың – йомшак, сүзең наз.
Синең кебек яхшы врач
Тирә-якта бик тә аз.
Сәламәтлек сагында
Көнен, төнен эшлисең.
Ару-талуларны һәм дә
Алны-ялны белмисең.
Табиб булып тугансың.
Халкым сәламәт булсын,
Елмаеп-көлеп торсын,
Һәр көн саен авырмыйча,
Иртүк эшенә барсын –
Шундй изге ниятләр
Һәр көнне уегызда.
Ихластан рәхмәт әйтәм,
Шушы шигырем аша.
Авылыма
Авылымның ап-ак каеннарын
Кочаклыйсым килә – барысын.
Әйтче дустым, Иске Кармәт кебек
Матур авыл тагын бармы соң?
Кешеләре эшчән, киң күңелле,
Һәрчак тарта минем күңелне.
Ак каенлы авылны сагынып
Яшәүчеләр бер мин түгелме?
Аланында пешкән җиләк тәмен,
Карурманын, басу, болынын –
Гүзәл табигатьле Иске Кармәт
Һәрчак сине истә тотармын.
Төшләремдә сиңа бик еш кайтам,
Ямьле су буйларын буйлыймын.
Шунда үткән балачагымны
Һичбер вакыт онытмамын.
Язмыш җиле мине яшьли
Илтсә дә чит якларга,
Яшәсәм дә синнән еракта,
Син авылым мәңге йөрәктә.
Эх, бер җырлап утырасы иде
Ямьле су буйларында.
Такыялар үрәсе иде,
Яшел болыннарында.
Кара урманыма
Төрле кошлар сайравын
Тыңлап торам урманымда.
Үткәннәрем онытылмый
Синнән ерак торсам да.
Әй, урманым! Хәлең ничек?
Ямансу сыман тоям.
Хәлеңне белергә килдем –
Сагындым, искә төштең.
Син – ашаттың, син яшәттең
Үсмер кыз чакларымда.
Ишетелә күк мин күргәннәр
«Кара урман» җырларында.
Мин киткәч тә шулай һәрвакыт
Шаулап яшә кара урманым.
Исләремнән булмый чыгарып,
Йөрим сагынуларга чолганып.
Әй, урманым, ничек китим,
Сайрар кошларымны калдырып.
Сиңа атап шигырь яздым
Үзәк өзелгәчтән сагынып..
Тәрәзләрдә утлар җемелди
Зур шәһәрдә тормыш кайный,
Тәрәзәләрендә – утлар җемелди.
Берсе – яна, берсе сүнә,
Кичен караңгы төшкәч.
Кайсында төн уртасында да
Электр уты яна лампаларда.
Әллә инде ул фатирда берәрсе
Чирләп ятамы урын өстендә?
Әллә инде ашыгыч ярдәмгә
Чакырып шалтыратканга,
Савыгуга өмет итеп,
Сабыр итеп көткәнгә.
Кайсыларында ялт-йолт килеп,
Төрле төстәге утлар яна –
Чөнки анда бик зур бәхет
Яшь парларның туе бара.
Кайсыларына ераклардан –
Туып-үскән яклардан,
Күрешергә туганнар килгән
Кадерле әти-әниләре белән.
Менә шулай шәһәрдә
Утлар яна, утлар сүнә.
Тормыш гөрләп торыр анда
Илләр тыныч булганда.
Кунакта
Равилләрдә кунакта мин –
Круглое Поле поселогында.
Мунча кереп, тәмле ашап,
Кунак буламын шунда.
Өстәл тулы тәмле ризык
Кайсын ашыйсы икән?
Күңелем булып, рәхмәт әйтеп
Өемә китәм кайтып.
Өйгә кайтырга җыенгач
Сумкамны тутыралар.
Алар биргән ризык белән
Яшим бер-ике айлар.
Мине шулай зурлаганга
Аллаһ аларны зурласын.
Балалары хөрмәтендә
Алар рәхәт яшәсен.
Тигезлектә яшәсеннәр
Балалары игелегендә.
Мин дә рәхәт яшим әле
Балаларның хөрмәтендә.
Балаларга зур рәхмәтемне
Әйтәм кайтып киткәнче.
Алар өчен сөенеп, дога кылып,
Яшим бу дөньядан киткәнче.
Әнигә
Әни дигән кеше бер генә ул,
Әни дигән сүз дә бер генә.
«Әннә» диеп телләр ачыла бит
Әни диеп үзәк өзелә.
Әни дигән сүзне әйтим дисәң,
Кирәк аның янында торырга.
Күп сабырлык, сәламәтлек кирәк
Балаң өчен әни булырга.
Яшәргә дә җирдә, эшләргә дә
Әни булгач җиңел була ул.
Бу дөньяның яме, яшәү тәме –
Әни исән булганда гына ул.
Сугыш чоры балалары
Сугыш чоры балалары булып,
Ачлык-ялангачлыкны күреп,
Үскәнгәдер балачакта,
Онытылмый картайгач та
Әти-әни, бабамнарның
Җылы сүзе, догалары.
Рәхмәт аларга иксез-чиксез,
Итәгатьле итеп үстергәнгә.
Авырлыкларны күрсәк тә,
Инде картлыкка җитсәк тә,
Тәрбияли алар сүзе
Кайчакта кызып китсәк тә.
Әти-әни, бабам сүзе
Тәрбиядә өстен торды.
Туры юлдан тайпылмаска
Янып торган маяк булды.
Татарлар
Татар иле – Татарстан
Башкаласы – Казан.
Күпме халкым башын салган
Азатлык өчен яуларда.
Кайда гына яшәмидер
Минем халкым, татарым.
Яшәсә дә чит җирләрдә
Онытмый туган ягын.
Туган ягын, туган телен
Татар телен онытмый.
Радиодан, газеталарда
Татар халкымны котлый.
Бишекләрдә тыңлап үстек
Әниләрнең моңлы көйләрен.
Татар моңы белән сугарылган
Җанга якын, назлы сүзләрен.
Кайда гына яшәсәк тә,
Кайда гына сибелсәк тә,
Татарлыкны онытмыйбыз,
Яшибезә бер теләктә.
Эшчән халык, чиста халык
Бу дөньяда татарлар.
Матур итеп яши алар,
Матур итеп яшәрләр.
Татар егетләре – батыр,
Татар кызлары – матур.
Толымындагы чулпысы
Чишмә челтерәвенә охшаштыр.
Табыннарны ямьләндерә
Баллы, татлы чәк-чәге.
Татарга гашыйк булганның
Өзеләдер лә үзәге.
Табибларга
Һәрвакыт сез – табиблар,
Сәламәтлек сагында.
Төннәрен дә уяу булып,
Ярдәмгә ашыгасыз.
Ак халат, ак калфак киеп,
Килгәч сырхау янына,
Күп чирләр дә чигенә
Алтын куллар хакына.
Саулыкларга өмет итеп
Бу дөньяда яшибез.
Безнең саулык сезнең кулда
Дан-хөрмәткә лаек эшегез.
Танышыма нәсихәт
Бердәнбер балаң булган,
Бигрәкләр дә инде уңган.
Аллаһымның зур бүләге –
Тормышыңның терәге.
Тәмле ризыкларын ашыйсың,
Чиста киемнәр киясең.
Урының – түр башында,
Балаң эшли шул барысын да.
Малын тота, бакча үстерә,
Ни генә юк ул бакчада?!
Күңелең сөенер иде –
Чыгып баксаң да бакчаңа.
Тавыклары күкәй сала,
Әтәче сузып кычкыра,
Кәҗәсе сөтне күп бирә,
Икегезне тукландыра.
Яшәгән хәтле яшәмәссең,
Инде бит туксанга җитәсең.
Нигә балаңны рәнҗетеп
Авыр сүзләр әйтәсең?
Килер бер көн бит сиңа,
Калырсың балаң кулына.
Ни дип әйтеп ялварырсың
Хаҗәтең булса урыныңда?
Балаңны ятларга сөйләп
Йөрмә әби урамнарда.
Балаң рәнҗешен алып
Чумма әби гөнаһларга.
Сагыну
Туган якка кайтасы килә,
Бик тә сагынган чагым.
Туган авылым урамнарын
Күрәсем килә тагын.
Бәбкә үлән өсләрендә
Тәгәрәп ауныйсым килә.
Хуш исле үләннәрне
Ятып иснисем килә.
Болын, кырда – төрле үлән,
Балачак ризыклары:
Алабута, кычытканнар –
Саулык витаминнары.
Карурманнар, су буйлары
Һаман төшкә керәләр.
Сагыну-сагышларым басып
Миңа илһам бирәләр.
Яшәгән җирем ямьле,
Бик яратам мин аны.
Туган авыл урамнары
Һаман телгәли җанны.
Туган якка кайтып килим,
Бик тә сагынган чагым.
Сагыну-сагышка түзәргә
Сабырлык бир Аллаһым.
Туган авылым, торган өем,
Кендек каным тамган җир,
Тернәкләнеп тәпи киткән,
Гөлбакчалы изге җир.
Авылым урамнарын,
Басу, кыр, урманнарын
Оныта алмам гомергә
Кергәнче кара гүргә.
Картлар көненә
Яз да түгел, җәй дә түгел,
Яз, җәйләр үтеп киткәч,
Картлар көнен каршылыйбыз
Алтын көз килеп җиткәч.
Көзен табыннар мул була,
Дус, туганнар җыела.
Яшьтәшләр белән күрешкәч
Күңелләребез була.
Картлык дибез, картлык дибез,
Үзебез бер дә сизмибез.
Һаман яшь чактагы кебек
Матур, җитез йөрибез.
Бер карасаң, бик күңелле
Картлар көне җитүе.
Әмма, дуслар моңсулата
Гомер көзе җитүе.
Картлар көнен билгеләп үтәбез –
Матур, алтын көзне.
Тик, шулай да, искә аласы килми
Көзгә кергән гомерне.
Картлар көне, картлар көне
Моңсу да, күңелле дә.
Яшь сиксәннән үтсә дә,
Күңел һаман унсигездә.
Казан истәлегенә
Рәүф белән Гөлнара
Казанга алып барды.
Башкалада йөргән көннәр
Сагынып сөйләргә калды.
Барып кердек без анда
Асия кодачага.
Ачык йөзле, каршы алды
Сыйдырып кочагына.
Казан, Бауман урамнарын,
Кол Шәриф мәчетләрен
Җәяүләп карап йөрдек,
Рәхәтләнеп, сокланып.
Метрога да төштек без.
Йөрдек урамнарында.
Шунда үткән матур көннәр
Чыкмас һич уйларымнан.
Рәхмәт, Асия кодача,
Кунак итүләреңә.
Күчтәнәчкә татлы чия
Бүләк итүләреңә.
Кол Шәриф мәчетен күрдем –
Бик матур төзегәннәр!
Шул мәчетне күрергә дип
Ераклардан килгәннәр.
Ишектән килеп кергәч тә
Сувенирлар саталар.
Килгән халык истәлеккә
Сөенә-сөенә алалар.
Мин дә шунда булдым әле
Хәйраннар калдым, күреп.
Өске өлешен дә күрдем,
Бик күп баскычтан менеп.
Истәлеккә мин дә алдым
Чәй эчәргә бер савыт.
Ничә ел үтеп китсә дә
Эчәрмен искә алып.
Тирә-юньнең матурлыгын
Йөрдек көн буена карап.
Кабан күле буйларында
Хозурланып, вак-вак атлап.
Олпат шагыйребез анда –
Хәсән Туфан яшәгән.
Кабан күленең матурлыгын
Үз заманында күргән.
Кабан күлендә йөзәдер
Аккошлар һәм үрдәкләр.
Үткәннәр искә төшкәндә
Өзеләдер үзәкләр.
Хозурланып карап йөрдек
Кабан күле буйларын.
Кабат килеп күрермен дип
Өметләнәм мин тагын.
Казан дигән башкаламны
Кабат күрәсем килә.
Барып күрү генә түгел,
Шунда яшисем килә.
Бәхетледер башкалада –
Казаныбызда яшәүчеләр.
Көн саен мәркәзебезнең
Матурлыгын күрүчеләр.
Милли музей һәм театр
Тартадыр күңелләрне,
Шул тарихны күрер өчен
Килә бик күп туристлар.
Илһам Шакировка
Сарман моңнарына уралып
Тугангадыр Сарман буенда.
Сарман моңы озата барды
Сине бар гомерең буена.
Моңлы җырларыңны башкарганда
Халкым тыңлый сине таң калып.
Кайнар хисләренә уралып
Үткән яшьлекләрен искә алып.
Татарның моңлы сандугачы,
Булып калдың Илһам мәңгегә.
Җырлавыңны сагынып, моңнарыңны
Искә алабыз сине бүген дә.
Радиодан бик еш ишетелә
Син башкарган моңлы җырлар.
Шул моңнарны тыңлап үскән
Яшьләр синең җырларыңны җырлар.
Гашыйк мин синең җырларыңа.
Һәр көн көйлим синең моңнарың.
Синең кебек сандугачлар тагын
Сарман буйларында туармы?
Рәхмәт сиңа, моңнар падишаһы
Рәхмәт сиңа, җыр калдырганга.
Рәхмәт сиңа, Сарман сандугачы
Халык рухын дәвалаганга.
Әниемне яратам!
Әниемне яратам –
Ул бит минем бер генә!
Тәмле ашлар пешерә,
Чиста кием кидерә.
Йокы вакыты җиткәч
Урын-җир җәеп бирә.
Бакчага илтә дә мине,
Тизрәк эшенә йөгерә,
Белмим, ничек әнием
Бар эшкә дә өлгерә!
Сөеп кочагына ала,
Елаганда – юата.
Җылы кочагына кысып
Битемнән үбеп ала.
Зур үсеп җиткәч мин
Әниемне калдырып
Еракларга китмәмен,
Һәрчак аңа ярдәм итәрмен!
Балдан татлы – балам сүзе
«Әнием!» диеп өзелеп дәшәм,
Син янымда чагыңда.
Кайчак тормыш китек була,
Синнән еракта булганда.
Җылы куеның, йомшак кулың,
Сөеп үстердең әни.
Яхшы тәрбия биргәнгә
Рәхмәтлемен бик тә, әни.
Сагынам, ерак китсәм,
Керәсең төшләремә.
Балачагым, әнкәм назы
Һәрвакыт төшә исләремә.
Әнкәйләргә рәхмәт сүзе
Бик тә аз булыр кебек.
Хәлен белеп, ярдәм итсәк
Күңеле булыр кебек.
Рәхмәт әни, онытмыймын
Җылы куеның, назлы сүзең.
Төн йокыларыңны калдырып
Яратып, сөеп үстердең.
Йөрәккә май булып ята,
Балдан татлы – бала сүзе.
Һәр анага да ягымлы
Булсын иде һәрбер кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев