26 август 2022 яңалыклары
-
Авыл көненә рәхим итегез!
27 нче август, 12:00! Тукай районы, Колыш авылында зур бәйрәм!
-
Чишмәләр, изге чишмәләр!
Калмаш авылы - тау куенында, Борма инеш ярында. Чишмәләр турында уйланам, Күп икән ич- ул монда. Хәтфә тауларда үсә, Татлы, баллы җиләкләр, Шул тәмле таулар астында, Челтерәп ага чишмәләр. Чишмәләр, газиз чишмәләр!
-
Яши белеп яши ул!
Тукай районы Новотроицкое авылында гомер итүче Асия Хәсәнованың күңеле тулы моң. Шул моңнарын: сагыну-сагышын, шатлык-сөенечен, борчу-хәсрәтен шигъри юлларга салып укучылары белән уртаклаша ул.
-
Тәкъдиргә ышану
Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим. Мөселман булу өчен, Ислам баганасының барлык алты шартларын да үтәргә кирәк. Тәкъдиргә ышану – иманлы булуның бер шарты. Галәмнәрдә, җирдә һәм күкләрдә булган барлык терек һәм терек булмаган мәхлукларның барчасы да Аллаһның теләге белән бар була.
-
«Тукай авазы» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Алена Фазылова – республика бәйгесе җиңүчесе
24 нче август көнне Казанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Ул җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналистлар бәйгесен дә үз эченә ала. «Күңел» радиосында эфирга чыгучы «Тукай авазы» тапшыруы да әлеге бәйгедә катнашып, 2021 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы радиопроект» номинациясендә җиңү яулады һәм Ассоциациянең Дипломы белән бүләкләнде.