Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Тукай авазы» тапшыруы авторы һәм алып баручысы Алена Фазылова – республика бәйгесе җиңүчесе

24 нче август көнне Казанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Ул җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналистлар бәйгесен дә үз эченә ала. «Күңел» радиосында эфирга чыгучы «Тукай авазы» тапшыруы да әлеге бәйгедә катнашып, 2021 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы радиопроект» номинациясендә җиңү яулады һәм Ассоциациянең Дипломы белән бүләкләнде. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды. Тантаналы чарада «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Ренат Гиззатуллин да катнашты. «Тукай авазы» тапшыруның авторы һәм алып баручысы Алена Фазылова Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котлауларын, дипломын һәм бүләк кабул итеп алды. 
 

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан бирле әлеге бәйгене «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештыра. Быел бәйге 13 номинация буенча үткәрелгән. 


/Фото «ТРсы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе сайтыннан алынды  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев