Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь каратэчылар Россия чемпионатында катнашты

Сосновый Бор поселогында каратэ буенча район ачык беренчелеге үтте. Ярышта район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "КЭМПО" спортчылар мәктәбе, Яр Чаллы, Түбән Кама көрәш федерациясе спортчылары катнашты. Безнең районнан тренерлар Владимир Заикин һәм Олег Хафизов җитәкчелегендә Шилнәбаш, Кнәз, Иске Абдул мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Нәтиҗәләр буенча Никита Капитонов, Эльвина Хәбибуллина,...

Сосновый Бор поселогында каратэ буенча район ачык беренчелеге үтте. Ярышта район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "КЭМПО" спортчылар мәктәбе, Яр Чаллы, Түбән Кама көрәш федерациясе спортчылары катнашты. Безнең районнан тренерлар Владимир Заикин һәм Олег Хафизов җитәкчелегендә Шилнәбаш, Кнәз, Иске Абдул мәктәпләре укучылары чыгыш ясады.

Нәтиҗәләр буенча Никита Капитонов, Эльвина Хәбибуллина, Руслан Чекушков Татарстан Республика җыелма командасына керде.

9-10 мартта Чуаш республикасының Новочебоксарск шәһәрендә WKC Россия каратэ федерациясенең IV чемпионаты һәм ачык беренчелеге үтте. Чарага Самара, Саратов, Великий Новгород, Санкт Петербург, Брянск, Пенза, Тольятти кебек шәһәрләрдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән 500ләп спортчы килгән иде. Ә Татарстаннан әлеге чемпионатта Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Тукай районы спортчылары көчләрен сынады.

Безнең районнан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Владимир Заикин җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Кнәз мәктәбе укучысы Никита Капитонов кумитэ буенча үз үлчәү категориясендә 21 спортчы арасында беренче урынны алды. Шилнәбаштан Руслан Чекушков ката буенча Яр Чаллы спортчылары командасында беренче булды. Шулай ук ката буенча команда составында Булат Гәрәев, Дамир Садриев беренчелекне яуладылар, дип хәбәр итәләр Сугышчан сәнгать федерациясе иҗтимагый оешмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт каратэ ачык беренчелек спортчылар