Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа кошчылык комплексында нинди чистарту җайланмалары кулланылачак?

Газетада «Агрокөч» холдингының тавык ите җитештерү буенча районда яңа комплекс эшләтеп җибәрәчәге хакында язма басылган иде. Яңа предприятиедә нинди заманча чистарту җайланмалары кулланылачак? Мәкалә басылганнан соң, рәсми сайка килгән сорауга «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов җавап бирде.

Чистартуга җибәрелә торган сулар, нигездә, технологик җайланмаларны һәм биналарны чистартудан калган сулар булачак. Агызып чыгарыла торган суларның төп норматив күрсәткечләре кислородның биологик һәм химик кулланышлары, нефть продуктлары, өстә яткан актив матдәләр, азот, фосфор һәм фосфатлар белән бәйле. Экологик контроль, җитештерү лабораторияләре хезмәтләренең мәгълүматларына таянып мондый төр объектлардагы тәҗрибәне өйрәнгәннән соң, проект институты «Мусабай» кошчылык комплексында түбәндәге төр чистарту җайланмаларын кулланырга тәкъдим итте:

  • механик чистарту системасы (барабан рәшәткәләр, иләкләр);
  • физик-механик чистарту системасы (флотаторлар);
  • биологик чистарту системасы (аэротенкалар);
  • чистартуга кадәрге система (күмер, ком фильтрлары);
  • дезинфекция системасы (ультрафиолет нурлар ярдәмендә зарарсызландыру).

Барлык җайланмалар бу юнәлештә эшләүче билгеле фирмалардан алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев