26 июль 2017 яңалыклары
-
Яр Чаллы – Сарман трассасында «Тоннель» үтәчәк
27 июльдә, пәнжешәмбе көнне, район ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок вәкаләтлеләре Яр Чаллы - Сарман трассасының дүртенче километрына «Тоннель» операциясе кысаларында рейдка чыгачаклар. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар тизлек режимын сакламаучыларны, куркынычсызлык каешын такмаучыларны, иминият полисыннан башка йөрүчеләрне, эчкән килеш руль артына утыручыларны һәм юл йөрүнең башка кагыйдәләрен ачыклауга әлеге чара вакытында...
-
«Иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы», – дип теләделәр җыелганнар Анастасия Фоминага
Шушы көннәрдә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Иштирәк авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Евдокимовна Фоминаны 85 яшьлек олуг юбилее белән тәбрик итте. Юбилярны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина җылы котладылар.
-
Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучылар Санкт-Петербургта сәяхәттә булдылар
Быел Кнәз мәктәбен тәмамлаган укучылар күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты. Тарихи шәһәргә юлламаларны балаларның әти-әниләре аттестат тапшыру кичәсендә бүләк иткәннәр иде. Егет-кызлар Эрмитажда, Петропавловск крепостенда, Екатерина мәйданында һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында булдылар, Царское село, Петергоф, Кронштадт кебек шәһәрдән читтәге урыннарга чыктылар, Җәйге бакчада, Екатерина паркында, Могҗиза утравы...
-
Механизаторларга премияләр дә бирделәр
Урып-җыюга төшәр алдыннан район хуҗалыкларында бөртек җыю комбайннарының һәм туфрак эшкәртү техникасының басуга чыгарга әзерлеген Казан белгечләре тикшерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комиссиясе белән берлектә алар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта, «Гигант»та, «Ярыш»та, «Кама-Бекон»да, «Кама» агрофирмасында, «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесендә һәм «Биклән» хуҗалыгында булдылар.
-
КАЗАНДА RED BULL AIR RACE* ЧЕМПИОНАТЫН 90 МЕҢ КЕШЕ ТАМАША КЫЛДЫ
КАЗАНДА RED BULL AIR RACE* ЧЕМПИОНАТЫН 90 МЕҢ КЕШЕ ТАМАША КЫЛДЫ Казанда Red Bull Air Race* Дөнья чемпионаты этабы узды. Чемпионатның генераль директоры Эрик Вольф әйтүенчә, ярышларны карарга 90 меңнән артык кеше җыелган иде. Үткән ялларда узган ярышлар кысаларында, «Татспиртпром» акционерлык җәмгыяте Казанның Кремль яр буенда «TUNDRA LOUNGE**» мәйданчыгын оештырды....
-
Яңа кошчылык комплексында нинди чистарту җайланмалары кулланылачак?
Газетада «Агрокөч» холдингының тавык ите җитештерү буенча районда яңа комплекс эшләтеп җибәрәчәге хакында язма басылган иде. Яңа предприятиедә нинди заманча чистарту җайланмалары кулланылачак? Мәкалә басылганнан соң, рәсми сайка килгән сорауга «Чаллы Бройлер» җәмгыятенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов җавап бирде.
-
Репост ясап алынган яки бүләк ителгән хаҗ юлламасын куллану дөресме?
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, мал хуҗасы хаҗ юлламасын төрле кызыктыргыч ысуллар белән бүләк итәргә мөмкин һәм андый хаҗ дөрес санала. Динебезнең бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен үтәүнең кайбер шартлары турында Татарстанның Казан шәһәрендәге Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинсөйләде. - Хаҗ кылу гыйбадәте кайчан башланган, аның кыскача...
-
Төп чаллылар бәйрәменә чакыралар
28 июль көнне 17 сәгатьтә ГЭС бистәсе Үзәк һәм Тукай яр буе урамында төп чаллылар очрашуы үткәрелә. Чараны Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, үзе дә төп Чаллы кызы Гөлзада Рзаева алып бара. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 0+
-
Түбән Суыксу авылының Үзәк урамында яңа асфальт җәелә
Быел муниципаль юл фондыннан районның дүрт авылында барлыгы 2,5 километр юл төзекләндереләчәк. Барлык эшләр 19 млн 500 сумга төшә. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә юл-урам челтәрләрен ремонтлау программасы буенча өч җирле пунктта юллар төзекләндереләчәк. Бу эшләргә тотыласы гомуми сумма - 15 млн сум. Шулай ук биш җирлектә юллар вак таш һәм...
-
Тукай раойнында бүгенгә һава торышы
Бүген, 26 июль көнне, Тукай районында аязучан болытлы һава. Явым-төшем юк. Көндез һава температурасы 21 градус җылы, төнлә +13 градус. Җил тизлеге секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, атна ахырына кадәр яңгырлар көтелми. Ял көннәрендә кояшлы була, 27 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.